Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар конгрессында «развод»: Мәскәү татарлары штабы башка чыга

Бүген Милли Шура утырышында Мәскәү татарлары штабы Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгарылды. Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев конгрессның бу адымына карата үз мөнәсәбәтен белдерде.

news_top_970_100
Татар конгрессында «развод»: Мәскәү татарлары штабы башка чыга
Солтан Исхаков

— Бу хәл татар телен яклау аркасында килеп чыкты. Миңа Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә берничә тапкыр әйттеләр — татар теленә кагылышлы әйбер синең эшең түгел, аның белән конгресс, Рафаэль Хәкимов шөгыльләнә, аның белән шөгыльләнергә кирәкми диделәр.

Аннан соң халык санын алу белән дәүләт органнары шөгыльләнә, нишләп сез бөтен җирдә йөрисез, чаралар уздырасыз, диделәр. Безнең вәкиллек белән каршылыклар килеп чыкты.

Минемчә, вәкиллек Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка әйткән. Монда, Мәскәүдә, үзләренә конкурент булмасын өчен безнең конгресстан чыгаруны сораганнар.

Шәйхразиев моны алдан беркайда да игълан итмәде, Милли Шураның көн тәртибендә булмады. Ул безне чыгаруны әкрен генә уздырырга теләде. Анда булганнар безне яклап чыккач, ул шок хәлендә иде. Безнең эшчәнлекне, безнең эшне белгән кешеләр безне яклады, хәтта безнең белән шәхсән таныш булмаганнар да. Алар безнең эшне белә. Шәйхразиев югалып калды, чөнки конгрессның яртысы безнең яклы. Ә яртысы Шәйхразиев тарафыннан мәҗбүри күндерелгән кешеләр. Бу спектакль иде. Ул басым ясап кына сөйрәп чыкты, тавышлар тигез булгач, ул үзенең ике тавышы барлыгы турында әйтте, мине тыңларга кирәк дип кычкыра башлады. Шәйхразиев безгә басым ясады, оппонентларга сөйләргә ирек бирмәде. Безне чыгаруны көч белән алып барды.

Алар бит мине алдан да чакыра алалар иде. Мин Шәйхразиевның ярдәмчеләре белән берничә мәртәбә элемтәгә чыктым, алар минем белән сөйләшеп тә тормадылар. Мин конгресска килергә теләвемне әйттем, алар мине чакырмады. Мин аек акыл һәм зирәклек гайбәтләрдән һәм интригалардан өстенрәк булыр дип уйладым. Әмма мин хаклы булып чыкмадым.

Милли Шура тулысынча җыелмаган иде, көн тәртибе килешенмәгән, әйтүемчә. Әмма ул безне составтан чыгаруга иреште.

Без алга таба да барысы белән дә конструктив рәвештә эшләргә телибез. Хәзер тагын да ныграк тырышып эшләячәкбез. Яшьләребез безгә ышана, безнең аксакаллар бар. Без хәзер үзебезнең бабайларны тынычландырабыз.

23 ел элек конгрессны төзегән кешеләр шалтыратты. Алар да барысы безне хуплый. Күп шалтыратулар өчен зур рәхмәт.

Мин беркемнең дә күңелен төшермәвен сорыйм, бу безгә бернинди дә, берничек тә йогынты ясамый. Без нибары ярты ел гына конгресста, безгә аннан чыгу берничек тә тәэсир итми. Без оптимистик рухта, бер куркыныч әйбер дә булмады.

Татар конгрессында каршылыклар булмасын өчен тырышачакбыз, дуслык булсын. Конгресста бик яхшы кешеләр эшли. Күпләр белән мөнәсәбәтләр сакланып калыр дип уйлыйм. Бу безгә тагын да ныграк эшләргә бер сәбәп кенә.

Менә хәзер халык санын алу җитә. Без Уфада булдык. Без Новосибирскига, Чиләбегә, Ижауга җыенабыз. Кешеләр белән сөйләшергә, ышандырырга телибез. Татарстанның 100 еллыгы буенча эш алып барабыз.

Мин Шәйхразиевны бөтенләй гаепләмим. Мин Шәйхразиев белән хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип уйлыйм. Аңа өстән бурыч куелган, ул бәйле кеше. Структура кешесе, ул беркая да китә алмый. Шуңа да без аңа үпкә сакламыйбыз. Ул армия солдаты.

Сезне бер тапкыр конгресстан чыгарганнар иде бит инде.

— Әйе, безгә әйткәч тә татар теле мәсьәләсе буенча шөгыльләнүдән туктамадык. Түгәрәк өстәлләр, чаралар уздырдык, яшьләр белән сөйләштек. Шул вакытта да вәкиллек Шәйхразиевтан сорады һәм безнең эшчәнлекне туктатып тордылар. Туктатып тордылар һәм хәзер инде ул бөтенләй конгресстан чыгардылар.

Ә нәрсәне сылтау итеп күрсәтәләр?

— Имеш, без Мәскәүдәге татар оешмасына каршы чыкканбыз. Безне Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты буенча гаепли. Без киресенчә, Әсәдуллаев йортын яклап чыктык, андагы ыгы-зыгыга катнашыбыз юк. «Безнең дусларның шуңа катнашы бар» ди безгә. Бу — гайбәт, без анда катнашмыйбыз.

Чынлыкта сәбәп юк. Төп сәбәп — конкуренция, чөнки без Мәскәүдә татар хәрәкәте өчен җавап бирүчеләр. Аннары без татар телен яклап чыктык, җанисәп буенча эш алып барабыз.

Сез яңа структура — Бөтенроссия татар конгрессы ачарга теләвегезне әйттегез. Ул кайчан ачылачак?

— Безнең документлар әзер, без инде бу турында күптәннән сөйләшәбез. Шәйхразиевның — Бөтендөнья татар конгрессы. Ә безнеке — Бөтенроссия татар конгрессы.

Кайчан эшли башлый?

— Без әле аны теркәмәдек, бүгенге утырышын көттек. Хәзер без аксакаллар белән җыелачакбыз, алар нәрсә әйтер. Хәзер миңа шалтыратулар күп, бүген конгресстагы 60 тан артык оешма безгә күчәргә әзер.

Кемнәр ул?

— Шалтыратулар бар инде, әле әйтәсе килми аларны. Чөнки алар хәзерге конгресстан канәгать түгел. Әмма без каршылык булуын теләмибез. Шәйхразиев бу карарын үзгәртәчәк дип уйлыйбыз.

Рух күтәренке, тагын да ныграк эшләргә телибез. Шундый ярдәм тойдык бүген, шундый күп кешеләр безгә шалтырата, хуплыйлар. Бөтенесе дә бүгенге азагы алдан уйланылган спектакльгә гаҗәпләнә. Шәйхразиев — вазгыять корбаны. Әмма тагын бер кабатлыйм — конгрессның зыян күрүен, анда каршылыклар булуын теләмибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100