Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пакетлы чәй эчү файдалымы?

Табиб пакетлы чәйнең яфраклысына караганда зыянлырак дигән уйдарманы кире какты.

news_top_970_100
Пакетлы чәй эчү файдалымы?
pixabay.com

Чәйне көнгә берничә мәртәбә эчәргә туры килә. Шуңа күрә кешеләр бу эчемлекнең файдасы турында, кара яки яшел чәй сайларгамы дип уйлана.

Табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Алексей Парамонов әйтүенчә, күпсанлы тикшеренүләр чәйнең йөрәк-кан тамырлары системасына, кешенең кәефенә һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясавын раслаган. Шулай ук кара чәйнең дә, яшел чәйнең дә онкологиягә каршы тәэсире турында әйтелә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ә кап-кайнар чәй эчү киңәш ителми. Мәсәлән Монголиядә үткәрелгән тикшеренүләр күрмәткәнчә, бу илдә яшәүче кешеләрдә үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы зур. Чөнки Монголиядә кап-кайнар чәй эчәләр.

Чәйне ач карынга эчү дә киңәш ителми. Болай иткәндә үңәчкә ашказаны кислотасы бүленеп чыгарга мөмкин.

Яңа пешерелгән чәй файдалырак. Ә кичә пешерелгән чәйдә бактерияләр үрчи.

Шулай ук табиб пакетлы чәйнең яфраклысына караганда зыянлырак дигән уйдырманы да кире какты. Чөнки пакетларга да бик нык вакланган яфраклар салынган була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100