Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын тигән очракта халык медицинасыннан ничек файдаланырга?

Салкын тигәннән сарымсак, цитруслы җимешләр, кура җиләге, балан, нарат җиләге һәм бал ярдәмгә килә.

news_top_970_100
Салкын тигән очракта халык медицинасыннан ничек файдаланырга?
pixabay.com/ru

Җиңел йөткерү яки тамак авыртуы булганда, даруханәгә йөгерәсе килми, гадәттә халык чаралары белән дәваланабыз. Фәнни күзлектән караганда бу очракта сарымсак, цитруслы җимешләр, кура җиләге, балан, нарат җиләге һәм бал ярдәмгә киләчәк. Салкын тию билгеләрен җиңеләйтү өчен кайнар тавык шулпасы да файдалы, дип яза «Здоровье» журналы.

Сарымсак - составында фитонцидлар – бактерицид, фунгицид һәм хәтта эчтәге суалчаннарга каршы торучы биологик актив матдәләр бар. Әгәр табиб сезгә антибиотиклар билгеләсә, сарымсак ашау аеруча файдалы. Чөнки антибиотиклар кабул итү еш кына дисбактериоз китереп чыгара, ә фитонцидлар эчәклектә патологик микрофлораның үрчүен баса. Сарымсактагы эфир мае югары сулыш юлларында җыелган лайланы һәм какрыкны сыеклата һәм аны чыгарырга ярдәм итә.

Сарымсак шулай ук тиешле дәрәҗәдә су эчкәндә, сидек кудыру сәләтенә дә ия, ул шулай итеп организмнан зарарлы матдәләрне чыгаруны тизләтә.

Цитруслы җимешләр. Лимон, мандарин, апельсиннарда һәм аларның күп санлы туганнарында витаминнар (беренче чиратта, аскорбин кислотасы, шулай ук В төркеме витаминнары) һәм башка биологик актив матдәләр (әйтик, флавоноидлар) бик күп, алар организмның нормаль эшчәнлеге, шул исәптән аның иммун системасы өчен кирәк. Аскорбин кислотасы интерфероннар (вируслар һөҗүм итә торган махсус аксымнар) чыгаруны көчәйтә һәм икенче сүз белән әйткәндә, «дошман» өлешчәләрен басып алуга этәргеч бирә. Моның өчен зур дозаларны ашарга кирәкми, бары тик көнгә 100 мг С витамины да җитә. Әлеге күләмдәге аскорбин кислотасы нәкъ менә зур булмаган ике әфлисунда бар.

Сарымсакта кебек үк, цитрусларда да фитонцидлар бар, бу бактерияләрне, гади һәм микроскопик гөмбәләрне юк итүгә ярдәм итә.

Җиләкләр. Балан, кура җиләге, нарат җиләге - салкын тигән организм өчен файдалы матдәләр саны буенча лидерлар.

Балан - ютәл, тавыш бетү, бронхит һәм югары сулыш юллары ялкынсыну вакытында файдалы. Анда А, Е, Р һәм К витаминнары күп, ә составында С витамыны буенча ул лимонны да узып китә. Җиләкләрне яңа килеш яки шикәр белән изеп ашыйлар. Ул ялкынсынуга каршы һәм организмны ныгыту чарасы буларак файдалы. Шулай ук температураны төшерергә балан чәчәгенең төнәтмәсе ярдәмгә килә, ә тамак авыртканда чайкар өчен балан чәчәгенең кайнатмасын кулланырга була.

Кура җиләге С витаминына һәм органик кислоталарга бай, шул исәптән составында «табигый аспирин» – салицил кислотасы бар. Шуңа күрә кура җиләге тән температурасын төшерә, авыртуны баса һәм ялкынсынуга каршы көрәшү үзлекләренә ия.

Нарат җиләгендә А, С, В төркемнәре витаминнары, шулай ук органик кислоталар бар. Җимешләре ялкынсынуга каршы, антисептик һәм тән температурасын төшерүче үзлеккә генә ия түгел, ә бактериягә каршы препаратлар тәэсирен дә көчәйтә. Шуңа күрә табиблар бүгенге көнгә кадәр бөер һәм цистит авыруларының комплекслы терапиясендә нарат җиләге морсларын һәм яфракларының төнәтмәләрен кулланалар.

Тавык шулпасы. Кайнар тавык шулпасы, чыннан да, салкын тию билгеләрен киметергә ярдәм итә . Ни өчен нәкъ менә тавык? Чөнки бу иң «җиңел» шулпа, чөнки авыру вакытында организмны майлы ризык белән баетырга кирәкми. Ни өчен нәкъ менә кайнар? Чөнки кайнар сыеклык та, кайнар парлар да сулыш юлларының лайлалы тышчаларында кан микроциркуляциясен яхшырта, җыелган лайланы сыеклата һәм шуның белән сулыш юлларын чистарта. Өстәвенә, кайнар шулпа туңудан калтырауны җиңәргә ярдәм итәчәк.

Бал. Көчсезләнгән организм өчен югары калориялелек иң яхшысы, чөнки аппетит юк, ә авыруга каршы көрәшү өчен энергия каян да булса алырга кирәк. Өстәвенә, балда антиоксидантлар, микроэлементлар, С, К, Е һәм В витамины төркемнәре, шулай ук водород перекисы ясарга һәм шуның хисабына бактериягә һәм гөмбәчеккә каршы тору сәләтен көчәйтергә сәләтле аерым ферментлар бар. Шуны истә тотарга кирәк, җылытканда балның күп кенә файдалы үзлекләре югала, шуңа күрә аны кайнар чәйгә кушмаска, ә аерым ашарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100