Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында тазармас өчен нәрсә ашарга?

Диетолог дөрес туклану буенча киңәшләр бирде.

news_top_970_100
 Яңа ел бәйрәмнәре вакытында тазармас өчен нәрсә ашарга?

Бәйрәмнәр вакытында тазармас өчен традицион Яңа ел сыйларын файдалы ризыклардан әзерләргә кирәк. Моның өчен майлы ризыкларны файдалы аналоглары белән алыштырырга була. Бу хакта диетолог Елена Соломатина "Вечерняя Москва"га сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, Яңа ел өстәле күп компонентлы - майлы, тозлы, татлы ризыклардан тора. Шунлыктан ул зыянлы Табиб билгеләп үткәнчә, бәйрәм өстәле артында күпләр берьюлы берничә төрле ризык ашый. Һәр ризык та бер порция кадәр була ала. Шуңа бу ашкайнату системасы өчен кыенлыклар тудыра.

Соломатина зарарлы ингредиентларны файдалыларга алыштырырга киңәш итте. Аерым алганда, "Оливье" салатына ул йомырка аксымын күбрәк һәм сарысын азрак салырга, бәрәңге урынына топинамбур кулланырга, ә казылыкны тавык итенә алыштырырга киңәш итте.

"Майонезны өйдә әзерләп булачак. Моның өчен майсыз йогырт, каймак, серкә, горчица, лимон согы, борыч һәм тәмләткечләр кирәк булачак", — дип өстәде табиб.

Моннан тыш, ул күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кабымлыклары һәм салатлар әзерләргә киңәш итте, алар өчен майлы соуслар кирәк түгел.

Диетолог десертларны күп ашаганга артык авырлык җыярга мөмкин булуын искәртте. Әмма бәйрәмнәрдә алардан баш тартырга кирәкми. Моның урынына табиб бәйрәм өстәленә кремлы тортлар алмаска, алар урынына йогуртлы тортлар алырга кушты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100