Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баллы ризыкка ияләнгән кешеләргә нишләргә?

Диетолог җиләк-җимештән әзерләнә торган десертларга өстенлек бирергә куша.

news_top_970_100
Баллы ризыкка ияләнгән кешеләргә нишләргә?

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова Яңа ел өстәле өчен нинди кондитер эшләнмәләре сайларга кирәклеген һәм баллы ризыкны күпме ашарга мөмкин булуы хакында сөйләде. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Белгеч сүзләренә караганда, бәйрәм өстәле өчен энергетик кыйммәтләре аз булган ризыкларны сайларга һәм шикәрне мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк.

«Зыянсыз десертлар бар. Бу, беренче чиратта, җиләк-җимешләр. Шулай ук җиләк-җимештән әзерләнә торган десертлар бар. Шуларны сайларга кирәк», — дип аңлатты табиб.

Шуны онытмаска кирәк: кондитер әйберләр — бәйрәм ризыгы һәм аларны атнага бер генә тапкыр ашарга киңәш ителә, дип өстәде ул.

Күп кулланган очракта, шикәр зыяны буенча тәмәке, алкогольдән кимен куймый.

Организм баллы әйбергә тиз ияләшә. Бераздан организм ансыз тора алмый. Кеше кәефе төшкән саен баллы ризыкка үрелә башлый. Бу исә шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Икенчедән, баллы ризык - артык калорияләр дигән сүз. Шикәрне чыгару өчен көрәшеп, бөер эштән чыга, кан басымы уйный башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100