Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең зыяны бармы?

Мондый җайланмаларның организмга начар йогынтысын раслаган тикшеренүләр юк.

news_top_970_100
Фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең зыяны бармы?
pixabay.com/ru

Кардиолог Константин Иванов фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең файдасы турында сөйләде. Бу хакта ufacitynews.ru сайты яза.

Иң беренче ул, фитнес-беләзекләр һәм смарт-сәгатьләр кебек заманча гаджетларда бернинди дә зыянлы нурланыш булмавын әйтте. Чөнки мондый җайланмаларның организмга начар йогынтысын раслаган тикшеренүләр юк.

Иванов әйтүенчә, хәзерге вакытта бу җайланмаларның файдасын тикшерәләр. Тиздән смарт-сәгатьләрдә йөрәк ритмын, кан басымын, кандагы шикәр күләмен, йокы фазаларын һәм башка күрсәткечләрне карап булачак. Шулай ук ул аларны сәламәтлекне кайгырту өчен файдалы дип тә әйтте. Чөнки кешеләргә 10 мең адымны үтү яки туклану рационын саклау җиңелрәк була башлаган. Чөнки гаджетлар моңа уен кебек форма бирә һәм нәтиҗәләр белән социаль челтәрләрдә бүлешергә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100