Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банк картасы белән акча түләргә ярамый торган 8 урын

Банк картасы белән түләү хәзер киң таралды, әмма бу куркыныч та булырга мөмкин.

news_top_970_100
Банк картасы белән акча түләргә ярамый торган 8 урын
pixabay.com

Әгәр веб-сайт «HTTPS» хәрефләреннән башланмаса

Әгәр сайтның адресы язылган юлда шушы биш хәреф юк икән, сайт белән тоташтыру сакланмаган. Банк картасы мәгълүматларын кертеп, алардагы мәгълүмат тулысынча конфединциаль булуына инана алмыйсыз. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Электрон почта

Банк картасы реквизитларын күрсәтүне сораган хатларга беркайчан да җавап бирмәгез! Сез фишинг корбаны булырга мөмкинсез. Бу банкалар белән бәйле мошенниклыкның бер төре.

«Урамдагы» хәйриячелек

Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр урамдагы кешеләрдән акча җыя торган волонтерларны еш очрата. Фонд вәкилләре соңрак элемтәгә чыгу өчен сезнең контакт мәгълүматларын сорый ала. Әмма банк картасы мәгълүматларын сорарга аларның хакы юк, бу законга каршы килә.

Телефоннан сөйләшү

Телефоннан сөйләшкәндә банк картасы мәгълүматларын әйтмәгез, хәтта үзегез тулысынча ышанган кешегә дә. Сезнең сөйләшүне чит кешеләр дә тыңлап торырга мөмкин. Һичьюгы бу мәгълүматларны смс яки мессенджерлар аркылы җибәрегез.

Интернет-сатучы турында берни дә билгеле булмаса

Интернеттан ни дә булса сатып алганда банк картасы реквизитларын җибәргәнче, сатучы турында мәгълүматны өйрәнегез. Сатып алучылар бәяләмәсен укыгыз, социаль челтәрдәге аккаунтларын карагыз, эзләү системасында контакт мәгълүматларын тикшерегез.

Түләү картасын сездән яшерсәләр

Кайвакытта түләү өчен сатучы картаны хуҗасыннан берничә минутка алып торырга тели. Мәсәлән, терминал башка бүлмәдә дигән була. Әмма моңа юл куярга ярамый.

Гомуми кулланылыштагы Wi-Fi

Гомуми кулланылыштагы Интернет челтәрендә шәхси яки түләү мәгълүматларын кертергә ярамый. Мондый челтәрне җимерү бик җиңел.

Гомуми кулланылыштагы компьютер

Гомуми кулланылыштагы компьютерда (мондый компьютерлар китапханәләрдә һәм мәгариф оешмаларында бар) бары тик мәгълүмат кына эзләргә була. Бу техникага ышанырга ярамый. Система вируслар белән зарарланган яки компьютерда «клавиатура шпионы» кебек программалар куелган булырга мөмкин. Мондый программалар кулланучы баскан клавишалар турындагы мәгълүматны саклап кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100