Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Терекөмешле градусник ватылса, нишләргә кирәк?

Мондый очракка юлыкканнарның төп хатасы - терекөмешне чүпрәк белән сөртеп алу. Чөнки шуның белән парлану өслеге тагын да арта. Икенче хата - аны полиэтилен капчыкка җыеп, чүп савытына салу.

news_top_970_100
Терекөмешле градусник ватылса, нишләргә кирәк?
https://73.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/novosti/3629264

Бүген хәтта башлангыч сыйныф укучылары да терекөмешнең нәрсә икәнлеген һәм аның ни өчен куркыныч булуын белә. Тик күпләр ватылган градусниктан терекөмешне ничек дөрес итеп җыярга кирәклеген белеп бетерми. Әгәр дә сезнең белән шундый көтелмәгән хәл килеп чыкса, нәрсә эшләргә кирәк соң? Бу турыда Ульяновск өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында өйрәтелгән.

Мондый очракка юлыкканнарның төп хатасы - терекөмешне чүпрәк белән сөртеп алу. Чөнки шуның белән алар парлану өслеген тагын да арттыралар. Ә аннары тагын да начаррагы – аны полиэтилен капчыкка җыеп, чүп савытына ташлау.

Төркемешле градусник ватылганнан соң кичекмәстән тәбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк.

  1. Шунда ук кешеләрне бинадан чыгарырга, җилләтү өчен тәрәзә яки форточкаларны ачарга;
  2. Агып чыккан терекөмешне пумала һәм резина грушкасы белән тизрәк җыярга;
  3. Эре шарларны рәсем пумаласы белән, вак-төякләрен резина груша, ә калган тамчыларны -лейкопластырь белән җыярга кирәк.
  4. Җыелган бөтен терекөмешне салкын су салынган банккага салыгыз да капкач белән каплагыз. Ә банкадагы су терекомеш парланып юкка чыкмас өчен кирәк. Ә банканы исә салкынча, куркынычсыз урынга куярга кирәк.
  5. Терекөмеш сибелгән урынны юеш газета белән сөртеп алыгыз, аннары 3-5 тапкыр марганцовка эретмәсе белән яки сабын-содалы эретмә белән эшкәртегез.

Терекөмеш кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә алдагы буыннарга тискәре йогынты ясый торган югары агулы матдә булып тора. Терекөмешнең кечкенә дозасы агулануның көчле дәрәҗәсен алуга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә тиешле таләпне үтәп, тиз һәм оператив эш итү мөһим.

Тагын шунысын әйтергә кирәк, һәр төбәктә дә, терекоөмешне махсус тапшыру урыннары бар. Бу куркынычсызлык таләпләрен үтәү максатыннан оештырылган урыннар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100