Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?

Йоклаганда аякларны ишеккә таба сузып ятарга ярыймы? «Аягың белән алып чыгып китәрләр», алай ярамый, мәетне өйдән шулай алып чыгып китәләр дигән фикерләр әйтүчеләр бар. Бу уйдырма гынамы, әллә чыннан да аяк белән ишеккә таба сузылып яту начар гадәтме? Шул сорау белән дин белгече Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗагать иттек.

news_top_970_100
Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, иң беренчедән, мөэмин мөселман кешеләренең хорафатларга ышанмавын искә алды.
«Кара песи үзса да, аяк белән ятсаң да, унөченче номерлы фатир булса да — без мөселманнар шуңа ышанмыйбыз. Без һәр нәрсәнең дә Раббыбыз Аллаһтан икәнен беләбез», — диде хәзрәт.

Михаил Захаров фотосы

Хәзрәт икенчедән итеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәт ягыннан безнең ничек яшәргә тиешлегебезне, әдәпләрне дә өйрәткәнен искә төшерде.

«Әдәпләрнең берсе — йокларга ятканда без уң якка ятабыз. Ятар алдыннан без «Аятел-Көрси» укыйбыз. «Ихлас», «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен өчәр тапкыр укыйбыз. Шуларны укып үзебезне өрдереп чыгабыз. Бу эшләрне йоклаганда начар төшләр кермәсен, шайтаннар вәсвәсә итмәсен өчен башкарбыз. Шуннан соң уң якка ятып, уң кулны битебез астына куябыз. Аякларны үзебезгә якынрак китереп, сул кулны аяклар арасына куеп йокларга ятабыз. Шулай итеп ятканда, өске яктан карасаң, Мөхәммәд пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) исеме шикелле итеп гарәп телендә «Мөхәммәд» дип язылган кебек була. Мөхәммәд пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткәнчә, дөрес ятканда битебез кыйблага таба карый. Һәрберебез өйләребездә кыйбла кайсы якта икәнен билгеләсен иде», — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Хәзрәт искәрткәнчә, аяк белән кыйблага ятып карасак, бу әдәпсезлектән санала. «Аяклар кыйблага таба сузылып ятса, бу әдәпсезлектән санала. Аллаһы Тәгалә шуңардан сакласын иде», — дип тәмамлады Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Аятел-Көрси

«Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм».

Мәгънәсе: «Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгәнәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгәнәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы».

Әл-Ихлас

«Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде»

Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: «Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм, Аңа һичбер зат тиң булмады»

Әл-Фәләк

«Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде».

Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәмәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә».

Ән-Нәс

«Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс».

Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була».

(Догалар «Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды)

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2023
    Исемсез
    ? Ничек йокларга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100