Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылларда нинди яңа льготалар булачак?

Авылда яшәүчеләргә льготалы кредитлар бирә башлаячаклар.

news_top_970_100
Авылларда нинди яңа льготалар булачак?

2020 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүчеләргә йортларын төзекләндерү өчен льготалы кредит биреләчәк. Гражданнар өчен 5 проценттан артмасын өчен хөкүмәт процент ставкаларына субсидия бирәчәк, дип яза "АиФ" басмасы.

Шушы көннәрдә премьер-министр Дмитрий Медведев хөкүмәтнең әлеге карарына кул куйды. Авылдагы йортны төзекләндерү, скважина бораулау, өйгә үзәк яки автоном электр, су һәм газ кертү, канализация һәм җылылык үткәрү өчен льготалы кредитлар алып булачак. Күпчелек төбәкләр өчен кредитның күләме 250 мең дип чикләнгән. Ленинград өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүчеләр 300 меңгә кадәр кредит алачак.

Карарда күрсәтелгәнчә, эшләр подрядчы оешма белән төзелгән килешү буенча башкарылса гына кредит биреләчәк. Ягъни, кредит алып, йортны үзлектән ремонтлап булмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100