Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ит йомшак булып пешсен өчен нишләргә?

Итне турап, аш содасында әвәләп йомшарту ысулы да бар.

news_top_970_100
Ит йомшак булып пешсен өчен нишләргә?
"Татар-информ"

Ит каты һәм коры булып пешмәсен өчен, хуҗабикәләр төрле ысуллар куллана. Итне йомшарту өчен аш содасы файдаланырга да мөмкин. Шундый киңәш «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Башта итне яхшылап юарга, корытырга кирәк. Кәгазь тастымал ярдәмендә сөрткәләп алсаң да була. Аннары итне шакмаклап турыйсы. (Чама 30×30 мм үлчәмле шакмаклар.)

Аш содасын аерым савытка салырга һәм ит кисәкләрен шул сода онында әвәләргә кирәк. Аннары итне суыткычка биш сәгатькә куеп торырга.

Итне пешерә башлаганчы, кисәкләрне яхшылап юарга кирәк.

Содага салып торган итне пешергәндә тозны әзрәк саласы була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100