Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы үсемлектә антиоксидантлар иң күп күләмдә була?

Җыерчыклы гөлҗимеш куагы Балтыйк диңгезе буендагы җирләрдә үсә.

news_top_970_100
Кайсы үсемлектә антиоксидантлар иң күп күләмдә була?
https://pixabay.com/

Галимнәр фикеренчә, җыерчыклы гөлҗимеш куагы җимешләре антиоксидантларга иң бай үсемлек дип санала. Бу турыда «РГ» хәбәр итте.

Аның җимешләре түгәрәк формасында була. Бу куак Балтыйк диңгезе ярларында очырый. Сүз Россиядә бөтен җирдә үсә торган гади гөлҗимеш куагы турында бармый.

Өлгергән гөлҗимештә аскорбин кислотасы күләме йөз граммда дүрт мең миллиграммга кадәр булырга мөмкин. Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу — гади гөлҗимеш куагында үскән җимешләрдәге күләмнән дүрт тапкыр артыграк. Ә С витаминының иң шәп чыганагы дип кабул ителгән лимондагыдан йөз тапкыр артыграк.

Җыерчыклы гөлҗимешнең тарихи ватаны Төньяк Кытай, Япония, Корея һәм Россиянең Ерак Көнчыгышы.

С витамины белән беррәттән Е витамины, каротиноидлар — организмда А витаминына әверелә торган пигментлар, кызыл шәраб, яшел чәйдә очрый торган феноллы кушылмалар да антиоксидант булып тора.

Антиоксидантлар организмның табигый сакчылары ролен башкара, алар ирекле радикалларның йогынтысын нейтральләштерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100