Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артык интекмичә генә ябыга торган туклану режимы нинди?

Калифорния университеты галимнәре көнне икегә бүләргә тәкъдим итә.

news_top_970_100
Артык интекмичә генә ябыга торган туклану режимы нинди?
pixabay.com

РИА Новости язуынча, көннең 10 сәгатендә тукланып, калгын 14ендә ач торсаң, артык авырлыктан котылырга мөмкин.

Тикшерүдә 19 кеше катнашкан - 13 ир һәм 6 хатын-кыз. Алар барысы да симерүдән интеккән. Симерүнең сәбәбе - тиз әзерләнә торган ризыклар куллану.

Галимнәр аларга көннең ун сәгатендә теләгәнчә ашарга, әмма ашаган ризыклары хакында язып барырга кушкан. Тәүлекнең 14 сәгатендә исә ашарга ярамаган. 12 атнадан соң холестерин күләме 11 процентка кимегән, кан басымы нормальләшкән, уртача 3 кг авырлыкларын югалтканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100