Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкында машинаны ничек җылытырга?

Салкында машинаны ничек җылытырга?

news_top_970_100
Салкында машинаны ничек җылытырга?

Кышкы салкында машинаны җылытырга кирәкме, әллә кабызгач та утырып китәргә ярыймы? Бу сорауга машина йөртүчеләр бер төрле генә фикергә килә алмый. Берәүләрнең вакыты тар, башкалары исә бензин кызгана. Машинаны барган килеш җылыту яклы булган йөртүчеләр дә шактый. Автомобиль төзү белән шөгыльләнүче автоконцерннар да күршеләрнең тәрәзә төбендә төтен чыгарып тормаска киңәш итә. НТВ каналында бара торган «Главная дорога» тапшыруында шул хакта сөйләделәр.

Бер зур автоконцернда техник тәэминат бүлеге җитәкчесе Олег Чумаков сүзләренчә, машинаны барган килеш җылыту хәерлерәк. Туктаган килеш двигательне эшләтеп тору кирәкми дип саный ул. «Двигатель йөкләнеш булганда тизрәк җылына, туктап торганда түгел. Машина акрын барган килеш җылынса, әйбәтрәк. Без акрын гына хәрәкәт итәргә киңәш бирәбез», — дип сөйли Олег Чумаков.

Шулай да күп кенә автомобильләр өчен эксплуатация кулланмасында буш килеш (холостой) эшләп торганда җылыту киңәш ителә. Ләкин ничек итеп һәм күпме вакыт җылытырга икәне язылмый.

«Главная дорога» тапшыруы белгечләре машинаны җылытуның өч варианты турында аңлатты.

Беренчесе: автомобиль тулысынча җылынганчы, туктаган килеш җылытып тору. Икенчесе: биш минут, кар чистарткан вакыт арасында җылыту. Өченчесе: двигательне эшләтеп җибәрергә һәм китеп барырга.

Майламаган килеш эшләү двигательне вата. Урамда 20 градус салкын булганда хәтта иң яхшы дигән май да (үзлелеге 10W 40) кисельгә әверелә. 

Биш сәгать дәвамында салкында торып суынган машина 9 минут буш килеш эшләп торганда антифриз җылына, мич эшләп китә, 15 минуттан двигатель әйләнешләре (оборот) нормаль режимга күчә. Җылыту өчен чама белән 300 мл бензин сарыф ителә.

Машинаны биш минут җылытып, 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт иткән очракта, двигатель 11 минуттан эшче режимга күчә. Бу вакытта чама белән 500 мл бензин сарыф ителә. Ә бу туктаган килеш эшләп торгандагыдан чама белән өч тапкыр артыграк.

Әгәр машинаны җылытмыйча гына, урыннан кузгалып китсәң, 7 минуттан соң гына салон җылына башлый, 10 минуттан соң двигатель эшче режимга күчә, бензин литр ярым чамасы сарыф ителә. Ә бу туктап торган килеш җылыткандагыдан биш тапкыр артык бензин ягыла дигән сүз. Салкын мотор да авыррак эшли.

«Главная дорога»  тапшыруы белгечләре машинаны җылытырга, шуннан соң гына кузгалып китәргә киңәш итә. «Машинаны да, үзегезне дә саклагыз», ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100