Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомерне ничек озайтырга була?

Белгечләр фикеренчә, сәламәтлек өчен файдалы булган гадәтләр гомер озынлыгына уңай тәэсир итә ала.

news_top_970_100
Гомерне ничек озайтырга була?

Гомерне ун елга озайту ысулы билгеле булды. Бу хакта Гарвард һәм Амстердам университетлары галимнәренең British Medical Journal басмасына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Галимнәр егерме елдан артык 100 мең кешенең сәламәтлеге торышын күзәткән. Тәҗрибәне башлаганда, күзәтүдәге кешеләргә 50 яшь булган. Белгечләр тикшеренүдә катнашучыларның гомер озынлыгына игътибар иткән.

Күзәтү мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту, алкоголь, азык-төлек составында май яки шикәр күп булган азык-төлек куллану, түбән физик активлык һәм артык авырлык гомер озынлыгына тискәре тәэсир итә.

Шул ук вакытта тикшеренүчеләр физик яктан актив һәм дөрес тукланган, тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан тулысынча баш тарткан, шулай ук нормаль авырлыкка дучар булган хатын-кызларның 84,4 ел яшәүләрен ачыклаган. Әгәр дә бу гадәтнең берсе генә булмаса, гомер озынлыгы 73,7 ел тәшкил иткән.

Ир – атлар арасында бу күрсәткечләр 81,1 ел һәм 73,5 ел тәшкил итте, дип билгеләп үтә агентлык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100