Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авырулар булганда мунча керергә ярамый?

Гипертония, йөрәк-кан тамыры авырулары, гепатит, анемия һәм эпилепсиядән интегүчеләргә мунча керү зыянлы.

news_top_970_100
Нинди авырулар булганда мунча керергә ярамый?
pixabay.com

Гипертония һәм йөрәк-кан тамыры авырулары булганда мунча керү һәм ләүкәдә парлану зыянлы. Бу хакта Мәскәү табибы Андрей Тяжельников әйтте дип яза «Российская газета».

Табиб сүзләренчә, гипертония, йөрәк-кан тамыры авырулары, гепатит, анемия һәм эпилепсиядән интегүчеләргә мунча керү зыянлы. Шулай ук тире авырулары булганда да эссе мунчага керми тору хәерле.

Тяжельников исерек килеш мунча керүнең дә зыянын атады. Алкоголь кан тамырларының стенкасын киңәйтә. Шушындый ук эффект югары температуралар тәэсирендә дә килеп чыга. Әгәр кан тамырларының стенкалары зәгыйфь икән, алар шартларга мөмкин. Шулай ук атеросклероз, варикоз яки гипертония белән авыручылар өчен бу зыянлы. Әгәр баш миендәге тамыр зарарлана икән, мунча керү инсульт китереп чыгарырга мөмкин.

Тагын бер куркынычы — алкоголь һәм югары температуралар берьюлы булганда, аритмия барлыкка килү куркынычы арта. Ә аритмия инфаркт китереп чыгарырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100