Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеткә кергәч, сумканы саклый торган шкафка бикләп калдыруның нинди куркынычы бар?

Кирәкле һәм кыйммәтлек әйберләрне кибеттәге шкафларда куеп калдырмау хәерле.

news_top_970_100
Кибеткә кергәч, сумканы саклый торган шкафка бикләп калдыруның нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com/

Кибеткә килгәч, күбебез кулдагы зур сумкаларны саклый торган шкафка бикләп калдырып тора. Күп очракта исә бу тирәдә кибетнең игъланы була. «Шкафтагы әйберләр өчен кибет җавап бирми», дигән язуны күпләр күрмидер дә әле. Шкафка куйган сумка эчендәге әйберләр исемлеге булмагач, чыннан да кибет җавап бирә алмый да кебек. Закон буенча, кибеттә урнаштырылган һәм кешеләрнең әйберләрен вакытлыча саклау өчен хезмәт итә торган шкафтан югалган әйберләр өчен кибет җавап бирә. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Шулай да судка барып җитә калган очракта, әйберләрегезне кибеттәге шкафка куеп калдырганыгызны исбатларга кирәк булачак. Видеокүзәтү камерасы төшереп алган булса да, сумка эчендә күп акча салынган кошелек, кыйммәтле камера яки тагын бик тә кирәкле әйберегез булуын исбатлау мөмкин түгел диярлек.

Шуңа күрә саклау камераларында калдырган әйберләрне урласалар, алар өчен беркем дә акча кайтармаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100