Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттә косметика сөртеп карап куркыныч авыру ияртергә мөмкин

Ачык косметиканың 90 процентында зарарлы микроблар, бактерияләр, гөмбәчекләр була.

news_top_970_100
Кибеттә косметика сөртеп карап куркыныч авыру ияртергә мөмкин
https://pixabay.com/

Косметика сата торган кибеттә кремнарны, помадаларны сөртеп карау куркыныч. Ачылган үрнәкләрдә бактерияләр үрчеп ята. Бу турыда «Бишенче канал»га белгечләр һәм табиблар сөйләгән.

«Микробиологик тикшерүләр ясаганда ачыкланганча, бу әйберләрдә стафилококклар, күгәрек гөмбәләре, чүпрә, үлек китереп чыгара торган таякчылар булу билгеле», — дип сөйли табиб-дерматолог Наталья Васильева.

Косметик продукциядә герпес һәм гепатит та табылган. Вируслар карандашларда, помадаларда, пумалаларда үрчеп ята. Сатып алучылар аларны шакшы куллары белән тота, идәнгә төшереп җибәрә. Ачык үрнәкләргә утырган тузанда да бактерияләр була.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, ачык косметиканың 90 процентында зарарлы микроблар була. Мондый әйберләрне кулга сөртеп карау да куркыныч. Әгәр тиредә микрояралар булса, зарарлы вируслар да шуннан гына организмга үтеп керә.

Табиб-косметолог Татьяна Баллиран сүзләренчә, авыру кешеләрнең күбесе косметика аша авыру йоктырганын аңламый да, табибларга да мөрәҗәгать итми йөри.

«Вак бетчәләр, кара нокталар авыру турында кисәтергә мөмкин. Әлбәттә, беркем дә кибеттә кулланып караган пумала, спонжик турында искә дә төшерми. Бу исә дәвалауны озакка суза», — дип аңлата ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100