Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзне сукырайта торган биш ризык

Кофе, ак ипи, тоз, алкоголь һәм фаст-фуд күзгә начар йогынты ясый.

news_top_970_100
Күзне сукырайта торган биш ризык
https://pixabay.com/

Күз күремен гаджетлар һәм телевизор гына түгел, ә кайсыбер ризыклар да бозарга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Кофе - әгәр көненә ике-өч чокыр кофе эчсәң, күздә кан әйләнешен тәэмин итә торган кан тамырлары кысыла.

Ак ипидә рафинадланган крахмал күп. Шуның аркасында ашказаны асты бизе инсулинны күп итеп бүлеп чыгара. Инсулин күз алмасына тискәре йогынты ясый, күз күреме бозыла.

Күп итеп тоз ашаган кешеләрнең организмыннан сыеклык начар бүленеп чыга, күз эчендәге басым арта. Бу исә катаракта авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Исерткеч эчемлекләр кан тамырларын тарайта. Тамырлар спазмы күзләр өчен бик зыянлы, шуңа күрә алкоголь кулланмау хәерле.

Тиз эшкәртелә торган углеводлар — баллы ризыклар, камыр продуктлары, фаст-фуд. Алар инсулин бүлеп чыгаруны арттыра һәм күзләрнең сетчаткасы таркала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100