Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашказаны асты бизендә яман шеш бар икәнен ничек белергә?

Күз алмасы һәм тән тиресе саргаю, ашказаны асты бизендә рак булуын искәртә.

news_top_970_100
Ашказаны асты бизендә яман шеш бар икәнен ничек белергә?
pixabay.com

Күпчелек очракта ашказаны асты бизендәге яман чир соңгы стадиягә җиткәч кенә ачыклана. Чөнки аның симптомнарын эч яки арка авыртуы белән бутыйлар. Табиблар фикерен РИА «Новости»га сылтама белән «Газету.Ru» сайты хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, авырту билгеләрен кешеләр умыртка баганасы арасындагы дисклар проблемасына да сылтап калдыра. Бу ашказаны асты бизенең ашказаны артына урнашуы белән дә бәйле. Шулай ук күз алмасы һәм тән тиресе саргаю да, яман шешнең билгеләре булып санала.

Табиблар фикеренчә, яман чирне китереп чыгарган төп сәбәпләр - физик активлык җитмәү, артык авырлык, алкоголь куллану һәм тәмәке тарту.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100