Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашказанында яман шеш бар икәнен ничек белергә?

Ашказаны яман шеше булмасын өчен авырлыкны контрольдә тотарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, тәмәке тартмаска, яшелчәләр ашарга киңәш ителә.

news_top_970_100
Ашказанында яман шеш бар икәнен ничек белергә?
pixabay.com

Онкология авырулары арасында ашказаны яман шеше алтынчы урында тора. Аны еш кына вакытында белеп алып та булмый. Гадәттә, ашказаны яман шеше соңгы стадияләрдә генә ачыклана. Табиблар фикерен НТВ каналы хәбәр итте.

Яман шешне беренче стадиядә ачыклаган очракта, кешеләрнең 68 проценты исән кала, дүртенче стадия ачыкланса бары тик 5 процент кына исән калырга мөмкин.

Табиблар сүзләренчә, берничә сигналга игътибар итү мөһим.

  • Ашаганнан соң эч күпсә,
  • аз гына ашагач та, тамак туйса,
  • гел сару кайнаса,
  • сәбәпсез күңел болганса,
  • эч авыртса,
  • бик тиз ябыксаң,
  • гел ашказаны авыртса,
  • арыганлык хисе булса,
  • ашаганнан соң, коссаң, 

— тиз арада табибка барырга кирәк. Бу симптомнар гастрит, ашказаны җәрәхәте билгесе дә булуы бар. Ләкин яман шеш булуы ихтималын да истә тотарга кирәк.

Ашказаны яман шеше килеп чыгу сәбәбе әлегә кадәр төгәл билгеләнмәгән.

Хәзерге вакытта Helicobacter pilori бактериясе яман шеш китереп чыгара дигән фикер өстенлек итә. Бу бактерия гастрит һәм язва барлыкка китерә. Шулай ук тозлы, ысланган ризык яратучылар да ашказаны авыруларыннан интегә. Тәмәке тартучылар, полиплары булган кешеләр дә куркыныч төркеменә керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100