Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына куела торган иң зыянлы ризыклар нинди?

Антирейтингның лидеры – майонез.

news_top_970_100
Яңа ел табынына куела торган иң зыянлы ризыклар нинди?
pixabay.com

Диетолог Мария Дубская «Бишенче канал”га биргән әңгәмәсендә Яңа ел табына куярга ярамаган биш ризыкны атады дип яза «Московский Комсомолец» газетасы.

Салатларны майлы майонез белән болгатканчы, грек йогурты яки бернинди кушылмаларсыз гадәти йогурт кулланырга була.

Антирейтингның лидеры — майонез.

Калориясе буенча икенче урында — шампан шәрабе. Бу эчемлектә шикәр күп, ә аның куыклары ашказаны-эчәк трактын ярсыта.

Иң зыянлы ризыклар өчлегендә майлы ит, шул исәптән колбаса һәм ветчина да бар. Ә бу ризыкларны еш кына «Оливье» салатына кушалар.

Дубская шулай ук, тозлы һәм баллы әйберләрне дә хупламый. Диетолог аларны свежий яшелчә һәм җиләк-җимешкә алмаштырырга киңәш итә.

Алдарак икенче диетолог Елена Соломатина Яңа ел табынындагы традицион ризык — «Тун астындагы селедка» салатының зыяны турында әйткән иде.

Бигрәк тә диабет белән авыручылар өчен бу кабымлык аеруча зыянлы булырга мөмкин. Әлеге салаттагы яшелчәләр пешкән вакытта крахмал бүлеп чыгара, ә ул кандагы глюкоза күләмен арттыра. Шулай ук майонездагы углеводлар да организмда май туплый.

Ә сельдь гипертониклар өчен куркыныч булырга мөмкин. Билгеле булганча, тоз организмдагы сыеклыкны тоткарлый. Шул сәбәпле кан басымы күтәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100