Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эчәклекне савыктыру өчен нинди азык файдалы?

Табиблар файдалы алты продуктның исемнәрен атады.

news_top_970_100
Эчәклекне савыктыру өчен нинди  азык файдалы?
pixabay.com

Эчәклек авыруларына каршы тору өчен алты файдалы азык төре булуы ачыкланды. Табиблар әйтүенчә, аларны бик еш кулланырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

  1. Клетчаткага бай продуктлар: кузаклы үсемлекләр һәм яшелчәләр. Алар азык җепселләре чыганагы булып тора. Аеруча эчәклекнең лайлалы тышчасы торышын яхшырта.
  2. Майлы балык. Аларның май кислоталары лайла бүлеп чыгаруны арттыра. Бу үз уңаеннан эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта, чирләргә каршы торуны көчәйтә.
  3. Уылган алма һәм кишер. Аларда эчәклек бактерияләренә азык була алырлык, күпертү үзлегенә ия матдәләр бар. Алар үз чиратында майлы кислоталар барлыкка китерә һәм лайлалы тышчага зыян килүдән саклый.
  4. Яшел банан. Аның составында инулин дип аталучы матдә шактый күп. Ул шулай ук азык җепселләре рәтенә керә. Инулин авыруларга каршы тора торган эчәклек бактерияләре үсешенә уңай йогынты ясый.
  5. Кабыклы салкын бәрәңге. Пешкән бәрәңге суынганда тотрыклы крахмал барлыкка килә һәм ул үзләштерелгәндә майлы кислота бүлеп чыгара. Әлеге майлы кислоталар эчәклек күзәнәкләрен энергия белән тәэмин итә. Шуның белән эчәклекнең лайлалы тышчасы үсешенә йогынты ясый.
  6. Кара ипи. Ул мөһим җепселләрдән һәм кыйммәтле углеводлардан тора.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100