Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Картаюның дүрт тибы ачыкланган

Галимнәр төрле анализлар ясап, кеше организмы картайганда кайсы органнар тизрәк «тузуын» билгеләгән.

news_top_970_100
Картаюның дүрт тибы ачыкланган
https://pixabay.com/

Стэнфорд медицина университеты галимнәре кеше организмы картаюның дүрт юлын ачыклаган. Бу турыда РИА Новости Nature Medicine журналына сылтама белән хәбәр итте.

Алар ике-өч ел дәвамында 29 дан 75 яшькә кадәрге 106 сәламәт кешене күзәткән. Билгеле бер микроблар һәм биологик молекулаларның организмга тәэсирен өйрәнгәннәр, төрле анализлар алганнар.

Авторлар биологик картаюның дүрт тибы булуын билгеләгән: метаболик (матдәләр алмашы бозылу), иммун (иммунитет кимү), гепатик (бавыр эшчәнлеге бозылу), нефротик (бөерләр эшчәнлеге бозылу).

Бер типка туры килү бу кешедә башка типлар да булмый дигән сүз түгел. Бу кешедә картаюның шушы дүрт тибының берсе өстенлек итә дигәнне аңлата. Кешенең нинди типта картаясын яшьтән үк белеп була икән.

Метаболик тип булганда шикәр авыруы куркынычы арта. Иммун тип булганда иммунитет белән бәйле авырулар күбрәк була.

«Картаю тибы — ярлык түгел. Ул кешеләргә сәламәтлеккә куркыныч яный торган индивидуаль юнәлешләрне күрсәтә, кеше кайсы өлкәдә проблемалар белән очрашачагын алдан фаразларга ярдәм итә», — ди галимнәр.

Картаю тибы организмның кайсы өлкәсе тизрәк «тузачагын» күрсәтә. Моны белеп, яшәү рәвешен үзгәртергә һәм процессны акрынайтырга мөмкин. Авторлар киләчәктә кешеләрне картаю типларына бүлеп, сәламәтлек турында алдан фаразлар бирергә һәм картаюны индивидуаль рәвештә дәваларга мөмкин булуына ышана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100