Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөтнең зыяны бармы?

Сөтнең зыяны бармы?

news_top_970_100
Сөтнең зыяны бармы?

Табиблар сөтне даими куллану сөякләрне ныгытмавын ачыклаган. Шулай ук әлеге ризык кандагы холестеринны арттыра, кан тамыры стенкаларына начар йогынты ясый һәм гипертония китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта "Вечерняя Москва" газетасына сылтама белән "Известия" басмасы хәбәр итә. 

Белгечләр сөтнең балалар өчен генә файдалы икәнен әйтә. Ә 20 яшьтән соң әлеге продуктны кулланганда сак булырга кирәк. Шулай да диетолог Георгий Лебеденко сөт продуктларыннан бөтенләй баш тарту кирәк түгел дигән фикердә. 

"Саклану вакыты аз булган сөт продуктлары, мәсәлән йогурт, эремчек, сывороткалар кулланырга була. Махсус эшкәртү узган әлеге ризыкларда лактоза бик аз һәм ул зыянлы түгел", - дип сөйләде белгеч.

Ул гади сөтне кокос яки миндаль сөтенә алмаштырырга мөмкин икәнен белдерде. Гастроэнтеролог, Диетология үзәгенең бүлек мөдире Светлана Исакова сыер сөте урынына кәҗә сөтен кулланырга була дигән фикердә.  

"Кеше организмы кәҗә сөтен шактый җиңелрәк үзләштерә. Чөнки аның составында А-2 катерогиясендәге бета-казоморфин бар", - диде ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100