Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгендә Wi-Fi челтәренә тоташуның нинди куркынычы бар?

Кибермошенниклар җәмәгать урыннарында ялган Wi-Fi ноктасы ясый.

news_top_970_100
Сәүдә үзәгендә Wi-Fi челтәренә тоташуның нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com/

Россиядә яшәүчеләрнең 74 проценты җәмәгать урыннарында Wi-Fi челтәренә тоташа. Кафе, кунакханә, аэропорт, сәүдә үзәгендә уртак интернет челтәренә тоташкан кешеләр кибермошенникларның корбаны булырга мөмкин. Бу турыда ESET антивирус компаниясенең релизында хәбәр ителә.

Сораштыруда катнашучыларның 66 проценты Wi-Fi ярдәмендә социаль челтәрләрдә аралаша, 43 проценты хәбәрләр укый, 24 проценты почтасын тикшерә, 10 проценты исә банк сервисларына керә, интернет-кибетләрдән әйберләр сатып ала.

Җәмәгать урыннарында Wi-Fi кулланганда шәхси белешмәне югалту ихтималы бар. Моның өчен кибермошенникка трафикны урлау да җитә. Мәсәлән, кибермошенник ялган Wi-Fi ноктасы ясый, ул чынга охшаган була. Шуннан җинаятьче үзенә кирәкле мәгълүматны җыеп ала. Мәгълүмат шифрланмаган булса, җинаятьченең эшен тагын да җиңеләя. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100