Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шикәрне күп куллану тән тиресен картайтамы?

Тирене яшь итеп саклар өчен, составында В витамины һәм антиоксидантлар булган ризыклар ашарга киңәш ителә.

news_top_970_100
Шикәрне күп куллану тән тиресен картайтамы?
pixabay.com

Тиредәге җыерчыклар гликирование һәм әчү процесслары аркасында барлыкка килә. Организмдагы мондый процессларны баланссыз диета һәм шикәрне күп куллану китереп чыгара. Бу хакта ToDay News Ufa сайты яза.

Рационда шикәр артык күп булса, бактерияләр һәм патоген гөмбәчекләр тиз үрчи. Бу хакта әле безнең борынгы әбиләр дә белгән. Алар шикәр өстәлгән чүпрәле камырның ничек тиз кабарганын күзәткән. Шулай ук глюкоза коллагенга да начар тәэсир итә.

Иң файдалы ризыклар дип тозлап әчетелгән кәбестә һәм сөт ризыклары саналган. Шулай ук табиблар составында В витамины һәм антиоксидантлар булган ризыклар ашарга киңәш итә. Алар тиренең иртә картаюын кисәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100