Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кан тамырларын чистартыр өчен нишләргә?

Моның өчен җитен орлыгыннан ясалган кесәл ярдәм итәчәк.

news_top_970_100
Кан тамырларын чистартыр өчен нишләргә?
pixabay.com

Илле яшьтән узганнан соң кешенең сәламәтлеге буенча кайбер проблемалары башлана. Бигрәк тә бу яшьтә аяк һәм кулдагы бармакларны көзән җыеру күренеше күзәтелә. Бу кан тамырлары белән җитди проблемалар бар дигән сүз. Аларны тиз арада чистартырга кирәклеген искәртә. Кан тамырларын чистарту өчен борынгыдан ук калган ысул – җитен орлыгыннан ясалган кесәл ярдәмгә килә.Бу хакта “Киңәшләр” сайты хәбәр итә.

Дәвалану курсы түбәндәгечә:

Кичтән стаканның өчтән бере хәтле җитен орлыгын алып, аңа 1 л күләмендә су салып кайнатырга куясың. Кайнап чыкканнан соң, ике сәгать дәвамында су парында тотарга кирәк була.

Аннары төн буена кайнатманы төнәтергә куярга кирәк. Ә иртән сөзеп алына.

Кайнаган катнашмадан якынча 850 мл күләмендә әче сыеклык килеп чыгарга тиеш.

Әзер сыеклыкны биш көн дәвамында стаканның өчтән бере кадәр ашар алдыннан иртән һәм кич эчәргә кирәк.

Авырудан нәтиҗәсе булсын өчен әлеге файдалы кайнатманы 15 көн буена эчәргә киңәш ителә. Тагын өч айдан дәвалану курсын кабатларга кирәк булачак.

Һәр кеше үзенең кан тамырлары сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Моның өчен бары тик түземлек һәм теләк кенә кирәк. Шулай булганда, уңай нәтиҗә озак көттермәс. Ә сез үзегезне яхшы хис итә башларсыз һәм тышкы кыяфәтегез дә матурланыр.

Ләкин, “Киңәш” сайтыннан алынган әлеге мәгълуматны куллану кирәклеген үзегезнең дәвалаучы табиб белән дә киңәшләшсәгез иде.

Сәламәт булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100