Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2020 елда отпускны кайсы айда алсаң, акчасы күбрәк була?

Еллык ялны ял көннәренә туры китереп алсаң, көннәре күбрәк, акчасы азрак була.

news_top_970_100
2020 елда отпускны кайсы айда алсаң, акчасы күбрәк була?
https://pixabay.com/

Еллык отпускны Яңа ел каникулына, май бәйрәмнәренә туры китереп алсаң, озаграк ял итәргә була. Тик бу очракта акчасы азрак килеп чыгачак. Ай саен отпуск яллары көненең бәясе эш һәм ял көннәре санына карап исәпләнә. Шул көннәр исәбенә карап, айлык хезмәт хакының уртача бәясен чыгаралар. Отпуск көннәре өчен шул сумма түләнә. Бу турыда «АиФ» басмасы белгеч сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

Хезмәткәрнең окладын эш көннәре санына бүләләр, шулай итеп отпускнойлар килеп чыга.

Гыйнварда, майда һәм ял көннәре күбрәк булган башка айларда хезмәт көне бәясе аеруча зур була. Шулай итеп, оклад һәм отпуск акчалары белән бергә санасаң да, бу айда хезмәткәрнең отпуск акчалары айлык хезмәт хакыннан кимрәк була.

Отпуск акчалары максималь күләмдә булсын өчен, эш көннәре күбрәк, ягъни 23 көн булган айда ял алу хәерле. Быел июльдә һәм декабрьдә эш көннәре саны 23 булачак. Димәк, отпуск алу өчен иң отышлы айлар июль һәм декабрь була.

Иң отышсыз айлар — гыйнвар һәм май (бу айларда 17 генә эш көне була), февраль (19 эш көне), ноябрь (20 эш көне).

Эшли торган һәр кешегә елына 28 көн отпуск бирелергә тиеш. Ул икегә бүленә ала, ләкин өлешләрнең берсе кимендә 14 көн булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100