Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланың теле тиз ачылсын өчен нишләргә?

Йөз баланың унысында сөйләм үсешендә артта калу күзәтелә. Аны ике яшьләр тирәсендә сизеп алырга була. Бу вакытта «мыштымнарның» яшьтәшләре инде аңлаешлы итеп сөйләшә башлый. Әмма күпчелек әти-әниләр нибары 3-5 яшьтән соң гына чаң суга башлый.

news_top_970_100
Баланың теле тиз ачылсын өчен нишләргә?
pixabay.com

Кыйммәтле вакытны югалтмас өчен бала кечкенә вакытта ук аның белән уен формасында шөгыльләнә башларга кирәк. Бу хакта «Вести.Медицина» сайты яза.

Бала белән сөйләшегез

Мөмкин кадәр күбрәк аның карашын тотыгыз, йөзегез ярдәмендә кыланыгыз, «нәрсә күрәм, шуны җырлыйм» принцибы буенча сөйләшегез. Балага төрле әйберләрне күрсәтегез, аларның нәрсә икәнен атагыз. Үзегезнең гамәлләрегезне, эшләрегезне әйтегез. Баланың сезнең белән аралашырга тырышуын игътибарсыз калдырмагыз. Әгәр ул тавыш бирә икән, моңа реакция белдерегез, аның белән сөйләшегез.

Гаджетлар кулланмагыз

Телевизор, мобиль телефон, планшет, компьютер баланы «тыныч» һәм «уңайлы» итү өчен ярдәм итә. Һәм бу начар! Тирә-якны актив өйрәнәсе урынга, сабый бер почмакта мультфильм карап утыра. Нәтиҗәдә бала тактиль тойгылар алмый. Якты төсләр һәм тиз үзгәреп тора торган рәсемнәр дөньясы сөйләмгә кадәрге үсеш дәрәҗәсендә тота. Алай гына да түгел, ул балада гиперактивлык һәм йокы белән проблемалар китереп чыгара.

Балалар өчен булган товарлар кулланыгыз

Сенсорлы уенчыклар (махсус келәм, сенсор китаплар, шалтыравык уенчыклар) кечкенә моториканы үстерә һәм сөйләм үзәкләрен активлаштыра. Шуңа күрә алар сабыйның тәүге айларында һичшиксез кирәк.

Детальләре күчә, тәрәзәләре ачыла торган китаплар. Иан Уайброу һәм Аксель Шеффлерның «Сонный мишка» китабының иске басмасы бик яхшы. Әмма аның яңасы бик нык гадиләштерелгән, тик ул да сөйләм үсешенә йогынты ясый.

Курчаклар һәм җәнлекләр фигурасы. Баланың нинди җенестә булуына карамастан, алар кирәк. Бу уенчыклар ярдәмендә бала җәнлекләрне танып беләчәк һәм гәүдә өлешләрен өйрәнәчәк. Бала бераз үскәч бу курчаклар һәм җәнлекләр сюжетлы-рольле уеннарда «катнашачак». Алар сөйләм өчен генә түгел, ә баланың фикерләвен һәм эмоциональ интеллектын да үстерергә ярдәм итә.

Иртә үсеш алымнары

Сабыйга бер яшь тулганчы Глен Доман системасын кулланырга була. Балага төрле әйберләр төшерелгән карточкаларны күрсәтегез, аларны атагыз. Бер яшь тулганда балада сүзләрнең пассив запасы туплана һәм ул аңа әти-әнисенең сөйләмен аңларга ярдәм итә. Карточкалар бары тик файдага гына булачак. Үзәк нерв системасының сыгылмалы булуы аркасында, бала аларны бик тиз исендә калдыра. Әмма, гел кабатлап тормасаң бик тиз онытырга да мөмкин.

Бармак буяулары, әвәләү өчен камыр. Болар балага тактиль тойгылар бирә.

Ортопедик келәмнәр. Яссы табанлылыкны гына кисәтеп калмый, ә сенсор уенчыклар ролен дә үти. Баш миенә импульслар җибәрә һәм шулай итеп сөйләм зоналары үсешенә ярдәм итә.

Китаплар. Психологлар балага өч атна тулуга ук китаплар укый башларга куша. Әмма моны 1,5 яшькә кадәр дә кичектереп торырга буладыр. Бу вакытта баланың ишетү сәләте һәм баш мие шактый җитлеккән була һәм ул сөйләмне күпкә җиңелрәк кабул итәчәк. Әгәр бу яшендә балага китаплар укымагансыз икән, аңа 1,5 яшь тулгач башларга була. Бу вакыттан сөйләм үсеше көчәячәк. 2 яшенә кадәр баланың сүзлек запасында 200-300 сүз булырга тиеш. Ә сөйләмендә гади генә, мәсәлән, «Су бир», «Мәм-мәм кирәк» кебек җөмләләр булырга тиеш.

3-4 яшенә баланың сөйләме тагын да байрак була, шуңа күрә китаплар да «калынаерга» һәм «акыллырак» булырга тиеш. Әгәр бала тиешенчә сөйләшергә өйрәнмәгән икән, аны укырга өйрәтергә ашыкмагыз. Бу аның сөйләм үсешен тоткарларга мөмкин.

Төрле өслек белән фитболлар, коры бассейн, сулы матрас, таганнар, бизибордлар, авыр юрганнар, балансирлар.

5 яшендә бала туган телен тулысынча белергә тиеш. Әмма нинди дә булса сәбәпләр белән бала моңа өлгермәгән һәм сөйләм белән проблемалары бар икән, баш мие аңа өстәмә тагын 2 ел бирә. Әгәр бала 7 яшенә кадәр өйрәнеп җитешсә, сөйләмдә артта калу алга таба аның психик һәм интеллектуаль үсешенә тәэсир итмәячәк.

Балага ярдәм итү өчен логопедия белән генә түгел, ә сенсорлы интеграция белән дә шөгыльләнергә туры килергә мөмкин. Тест узарга яки нейропсихологка консультациягә барырга мөмкин. Сөйләм белән проблемалар сенсор «ачылыкка» бәйле булырга мөмкин. Аны сенсор мәгълүматны эшкәртү тайпылышлары китереп чыгара. Мондый мәгълүматны без тотып карау, ис сизү, ишетү, күрү ярдәмендә генә түгел, ә вестибуляр аппарат ярдәмендә дә алабыз.

Ул гәүдә өлешләренең бер-берсенә карата торышы һәм хәрәкәте турында мигә мәгълүмат җибәрә. Нормада бу тумыштан килгән «көйләнеш». Ул һәркайсыбызның нормаль сенсомотор үсешен тәэмин итә. Әмма кайбер очракларда бу «көйләнештә» хилафлыклар була: нәтиҗәдә баш миенә сенсорлы мәгълүмат җитми.

Баланың психик-сөйләм үсешен көчәйтү өчен сенсорлы уеннар файдаланырга кирәк, алар балага хисси тойгылар бирәчәк. Моны сатып алынган әйберләр белән генә эшләргә димәгән. Әгәр акчагыз юк икән, сенсорлы уенчыкларны үзегез дә ясый аласыз.

Мәсәлән, бала уып, йомарлап уйнаячак оек эченә карабодай ярмасы тутырырга була.

Бала атлап йөриячәк тукыма кисәгенә сәдәфләр тегәргә, фасоль, ташлар, кабырчыклар беркетергә була.

Фактурасы төрле булган әйберләр белән тылсымлы шкатулка ясарга мөмкин. Мәсәлән, агач күркәләре, төймәләр, мунчала салырга була.

Таган урынына өйдә гамак элеп куярга була.

Кибеттән сатып алынган бизиборд урынына, үз кулларыгыз белән ясаганын файдаланырга мөмкин.

Сезнең бурыч — бала актив һәм иң мөһиме, даими рәвештә бу әсбаплар белән кулланырга тиеш. Тою органнарына ясалган тәэсир баш миенә меңләгән импульс җибәрә һәм бу баланың үсешен тизләтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100