Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзләрне саклау өчен биш гади кагыйдә

Гаджетлар безнең көндәлек тормышны үзгәртте. Әмма алар биргән уңайлылыкның капма-каршы ягы да бар.

news_top_970_100
Күзләрне саклау өчен биш  гади кагыйдә
pixabay.com

Гаджетлар кулланганда күзне ничек сакларга икәнен Баулы-информ сайты яза.

Барлык гаджетлар да зәңгәр-шәмәхә яктылык нурландыра. Ул зыянлы булып санала, чөнки күренә торган яктылык спектрында иң кыска дулкынга ия. Һәм шул сәбәпле күздә тиз таралып, күз күремен боза.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, нурланышның зәңгәр-шәмәхә өлеше картайгач күзнең челтәр катлавы бозылуга китерә. Ә бу сукырлык китереп чыгарырга мөмкин.

Моннан тыш, гел-гел вак хәрефләрне һәм билгеләрне уку, карау да күзне арыта. Ә компьютерда эшли торган офис хезмәткәрләренең күзләренә көчәнеш тагын да күбрәк туры килә. Тикшеренүдә катнашкан кешеләрнең 62 проценты эштән соң күзләре ару турында әйткән.

Бүген беркем дә үзе теләп гаджетлардан баш тартырга әзер түгел. Әмма аларның зыянын киметергә була. Моның өчен бары тик берничә кагыйдәне генә үтәргә кирәк.

Махсус күзлекләр

Махсус линзалы мондый күзлекләр зәңгәр-шәмәхә нурланыштан саклый. Бу күзлекләрне куллана башлагач, күзләргә күпкә уңайлырак булачак. Тагын бер вариант — аккомодацияле күзлекләр. Аларны күзләр бик яхшы күргәндә дә кияргә туры килә. Алар линзаның аскы өлешендәге оптик көчне яхшырта. Һәм бу компьютерда озак эшләгәндә, гаджетлар кулланганда күзләрдә барлыкка килгән көчәнешне киметә, шул ук вакытта табигый фокусоривканы да саклый. Мондый күзлекләр белән көн азагына күзләр азрак арый.

Күзләрне ял иттерү

Гап-гади, әмма бик үтемле киңәш — смартфон белән эшләгәндә күзләрне даими ял иттерү. Бу очракта күзләрне экраннан аерып, ял иттерергә, гимнастика ясарга кирәк.Әлеге ысул күзләрдәге артык көчәнешне киметә.

Махсус кичке режим

Йоклар алдыннан смартфон куллануны киметергә кирәк. Сәбәбе шул ук зарарлы зәңгәр-шәмәхә нурланыш. Ул күзне ярсыта, шуңа күрә йокыга китү авыррак була. Әгәр инде социаль челтәрләрне карап чыгу бик кирәк икән, махсус төнге режимны кушарга була. Болай иткәндә дисплейның уты җылы төсмер ала.

Баланслы туклану

Туклану рационында А, В һәм С витаминнарына бай ризыклар булырга тиеш. Бөтен кешегә мәгълүм кишер һәм караҗиләктән тыш, балык, кабак, суган, сарымсак, кәбестә һәм эремчеккә дә игътибар итәргә кирәк. Аларда күзләр өчен файдалы матдәләр бар.

Табиб консультациясе

Компьютерда, смартфонда эшләгәндә күзләрдә уңайсызлык тоелмаса да, алар белән бар да яхшы дигән сүз түгел. Авыр симптомнар барлыкка килгәнен көтеп торырга кирәкми, профилактика өчен офтальмологка күренеп торырга кирәк. Күз күреме бөтенләй начарланып бетмәсен өчен сәламәтлеккә игътибарлы булу, елына бер тапкыр булса да офтальмологка күренү мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100