Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди гадәтләр яман шеш авыруы китереп чыгара?

Онкологияне тәмәке тарту һәм дөрес тукланмау гына китереп чыгара дигән сүз дөрес түгел, ди белгечләр.

news_top_970_100
Нинди гадәтләр яман шеш авыруы китереп чыгара?
pixabay.com

Германия галимнәре яман шеш китереп чыгара торган гадәтләрне атады. Бу хакта Focus басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Германиядә Яман шешне тикшерү (DKFZ) үзәге белгечләре фикеренчә, онкологияне тәмәке тарту һәм дөрес тукланмау гына китереп чыгара дигән сүз дөрес түгел. Самолетларда иллюминатор янына утырырга яратучылар да куркыныч зонасына керә икән. Очкычларның тәрәзәсеннән UVA нурларның 47 процентка кадәре үтеп керә. Алар кешенең тән тиресен вакытыннан алда картайта һәм тире яман шеше куркынычын арттыра.

Шулай ук ачык тәрәзәле машинада йөрү дә онкология китереп чыгарырга мөмкин. Машиналардан чыккан газлар үпкә һәм бәвел куыгы яман шеше китереп чыгара.

Бисфенол А (ВРА) белән термокәгазьдә басылган касса чекларындагы агулы кара, секс вакытында презервативлар кулланмау (папиллома вирусы аналык җиңсәсен зарарлый һәм рак китереп чыгарырга мөмкин) да куркыныч тудыра. Смартфон экраны яктылыгы да зарарлы, ул организмны мелатониннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, белгечләр минераль майлар белән ясалган косметиканы, кайнар ашлар һәм эчемлекләр куллануны да зарарлы дип атады. Чөнки 65 градустан кайнаррак булган сыеклык үңәч тукымаларын һәм күзәнәкләрен зарарлый, димәк бу да яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

Алкоголь исә бавыр, авыз куышлыгы, тамак һәм сөт бизе яман шеше килеп чыгу куркынычын арттыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100