Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менопауза иртә башлану нәрсәсе белән куркыныч?

Менопауза иртә башлану хроник авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

news_top_970_100
Менопауза иртә башлану нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com

40 яшьләр тирәсендә башланган менопауза 60 яшькә җиткәндә төрле хроник авырулар, шул исәптән йөрәк эшчәнлеге бозылу һәм диабет китереп чыгарырга мөмкин. Австралиядә яшәүче хатын-кызларны тикшергән галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта Daily Telegraph сайтына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Экспериментта 45-50 яшьлек 5 мең хатын-кыз катнашкан. Аларны 20 ел дәвамында тикшергәннәр.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, тикшерүдә катнашучыларның 2,3 процентында менопауза иртә (40 яшьтә яки иртәрәк) башланган, ә 55 процентында төрле хроник авырулар барлыкка килгән.

Экспертлар ачыклаганча, климакслар иртә башланган хатын-кызларның 71 процентында 60 яшькә җиткәндә күп санлы хроник авырулар барлыкка килгән. Ә менопаузасы 50-51 яшьтә башланган хатын-кызларның 55 процентында бары тик берәр очрак кына күзәтелгән. Сәламәтлек начарлануга йогынты ясарга мөмкин булган факторларны (мәсәлән симерү) исәпкә алмаганда, иртә башланган климакс бик нык тәэсир итә, хроник авырулар килеп чыгу куркынычын өч тапкырга арттыра.

Төрле генетик аермалыклар менопаузаның иртә башлануына сәбәп булырга мөмкин. Моннан тыш организмның картаю процесслары да эстроген гормоны эшләп чыгаруны киметә. Димәк, бу да патологияләрне кискенләштерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100