Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти белән әнисе аерылышкач, балага торакны кем алырга тиеш?

Аерым яшәүче әни яки әти балага торак алу өчен чыгымнарны түләргә ярдәм итәргә тиеш.

news_top_970_100
Әти белән әнисе аерылышкач, балага торакны кем алырга тиеш?
Салават Камалетдинов

Россия Дәүләт Думасы кабул иткән яңа закон буенча, әтисе белән әнисе аерылышкан очракта, баланың торакка хокукы була. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Дәүләт Думасы әлеге законны өченче — соңгы укылышта кабул итте. Бу закон буенча аерым яшәүче әнисен яки әтисен балага торак алу өчен чыгымнарны каплашырга җәлеп итәчәкләр.

Әлеге яңалык кертелгәч, балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау мөмкин була.

Гаилә кодексында билгеләнгән кагыйдәләр буенча да әти яки әни кешене алименттан тыш чыгымнарга җәлеп итү мөмкин иде. Бу очракта баланың сәламәтлегенә бәйле проблемалар булганда, аерым торучы әти яки әни акча бирергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100