Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корсактагы майны ничек бетерергә?

Организмда матдәләр алмашу акрынайгач, кеше симерә башлый.

news_top_970_100
Корсактагы майны ничек бетерергә?
https://pixabay.com/

АКШ табиб-эндокринологы Элизабет Лоуден корсакка җыелган майларны бетерү өчен киңәшләр биргән. Белгеч фикеренчә, симерүнең төп сәбәбе — метаболизм, ягъни организмда матдәләр алмашу акрын булу. Бу турыда Focus.de басмасына сылтама белән «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Беренче чиратта көч кулланыла торган тренировка кирәк. Бу очракта мускуллар ныгый.

Тагын бер момент — ашауны киметү. Башта ризыктагы калорияләрнең көнлек күләмен 250 калориягә киметергә кирәк. Организм ач торырга тиеш түгел, чөнки ачлык вакытында метаболизм акрыная.

Күп итеп аксымлы ризык ашарга, файдалы майлардан да баш тартмаска кирәк. Менюда чикләвекләр яки авокадо булу яхшы. Әлбәттә, бу ризыкларны чамалап кына ашау хәерле. Аларны организм акрынрак эшкәртә, моның өчен энергия күбрәк сарыф ителә.

Эндокринолог ябыгырга теләгән һәркемгә сабыр булырга киңәш итә. Ябыгу нәтиҗәсе тиз генә булмый. Яңа режимда яшәү өчен организмга вакыт кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100