Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк

Тиешле төзәтмәләрне Россия Конституциясенә кабул итәргә телиләр.

news_top_970_100
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк
Михаил Захаров

Дәүләт Думасы депутатлары Россия Конституциясенә пенсияләрне даими индексацияләү турында төзәтмә кертүне беренче укылышта хуплады.

Профильле эшче төркем рәистәше Талия Хәбриева әйтүенчә, яңа нормалар эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Экспертлар мондый алымны гадел дип бәяләгән. Чөнки гражданнарның бу категориясе барлык фондларга, шул исәптән пенсия фондына да акча күчерүне дәвам итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«Бу бик гадел дип уйлыйм. Чөнки эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация ясамау турыдан-туры кеше хокукларын боза һәм конституцион гарантияләрне зәгыйфьләндерә», — диде Заманча үсеш институтының «Финанслар һәм икътисад» юнәлеше җитәкчесе Никита Масленников.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100