Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юынганнан соң битне сөртергә кирәкме?

Юеш тирене сөлге белән сөрткәндә тән тиресе тукымасы - эпидермис тартыла.

news_top_970_100
Юынганнан соң битне сөртергә кирәкме?
pixabay.com

Россиядә яшәүче бөтен кеше дә диярлек юынганнан соң битен сөлгегә сөртә. Ә менә Кореядә яшәүче хатын-кызлар болай эшләми. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Моның сәбәбе бик гади — дымлы битне сөрткәч, тиренең торышы начарлана. Көньяк Кореядә яшәүче хатын-кызлар юынганнан соң битне, шулай ук тәнне дә сөлгегә сөртүне хупламый. Чөнки хәтта иң йомшак тукыма да тире өслегендә бик вак ярыклар барлыкка китерә. Аларда патоген микроорганизмнар үрчи. Шул сәбәпле ялкынсынулар барлыкка килергә мөмкин.

Моннан тыш, юеш тирене сөлге белән сөрткәндә эпидермис җепселләре тартыла һәм бу җыерчыклар китереп чыгара.

Кореянкалар ничек юына соң? Аларның күбесе бер тапкыр куллана торган кәгазь сөлгеләр белән тирене әкрен генә кипшетә. Яки учлар белән җиңелчә массаж ясап биттәге суны сыпырып төшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100