Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иске телефоннарны ничек файдаланырга була?

Иске техника да озак хезмәт итәргә мөмкин.

news_top_970_100
Иске телефоннарны ничек файдаланырга була?
pixabay.com

Popular Mechanics порталы экспертлары иске смартфоннарны куллануның яңа ысулларын атады. Ләкин бу ысуллар иске гаджетта интернет булса гына эшләячәк, дип яза «Моя околица» басмасы.

Беренчедән, иске телефон өйдәге кыйммәтле саклау системасын алыштыра ала. Аңа зарядка җыйдырырга һәм өегезнең күзәтүдә тотарга теләгән өлешенә куярга кирәк. Моның өчен махсус кушымта йөкләргә кирәк булачак, мәсәлән, AtHome Video Streamer. Яңа телефоныгызга AtHome Video кушымтасын йөкләгез. Әгәр иске телефон ниндидер шикеле әйбер «күрә» икән, яңасына хәбәр җибәрә.

Иске телефонны няня урынына да кулланырга була. Моның өчен Cloud Baby Monitor, Dormi яки Baby Monitor 3G кушымталарын йөкләгез. Балагызны сез генә күрә алсын өчен саклык турында да онытмагыз.

Кирәкмәгән телефонны GPS-трекер итеп тә кулланырга була. Әгәр машинагызны кайда калдырганны онытасыз икән, иске телефонда «Найти мой телефон» функциясен кушып, аны машина эчендә калдырыгыз.

Тагын бер вариант — телефонны видеорегистратор урынына куллану. Моның өчен Autoboy Dash Cam кебек махсус кушымта йөкләргә кирәк.

Иске телефон ярдәмендә өйдә wi-fi сыйфатын да яхшыртырга була. Чөнки wi-fi челтәре өйнең бөтен почмагында да бертигез дәрәҗәдә яхшы эшләми. Дөрес, күләмле файлларны аның аркылы җибәреп булмый, ләкин социаль челтәрләрне карау өчен бер дигән. Netshare кушымтасын йөкләргә һәм аны тиешенчә көйләргә кирәк.

Һәм кирәкмәгән телефонны сатарга була. Бу бераз булса да акча кертәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100