Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча гел булып торсын өчен нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

Җыелган акчаны нәрсәгә сарыф итәсен алдан уйлап куегыз.

news_top_970_100
Акча гел булып торсын өчен нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?
https://pixabay.com/

Безнең халык үзен чикли, «җаны теләгән» әйберне алудан тыела белми. «Акчаны саклап тотарга кирәк» кагыйдәсе дә үтәлми диярлек. Шуңа күрә бөтенләй экономиягә күчкәнче, иң еш сарыф ителә торган чыгымнар өлкәсендә аерым-аерым экономияләргә тырышып карарга кирәк. Бу турыда экспертларга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Моның өчен оптимизацияләргә кирәк булган ике өлкәне аерып алыгыз. Мәсәлән, өйдән читтә ашап йөрү һәм күңел ачулар булсын ди. Кагыйдә буларак, бу өлкәләргә чыгымнар бик еш кабатлана. Аларны 25 процентка киметү өчен, сезгә аена бер тапкыр җомга көнне дусларыгыз белән утырып алудан баш тартырга кирәк. Яки даими клиентка ташламалар бирә торган клиент картасы алыгыз.

Экономиядән җыелган акчаны нәрсәгә сарыф итәсен алдан уйлап куегыз. Бу акчаны карточкада калдыра күрмәгез — юкса ул барыбер тотылып бетәчәк!

Мәсәлән, җыелган акчаның яртысын инвестиция итеп тотыгыз. Бу очракта акчаны «ашап» бетермисез, алар югалмый да, киләчәк өчен эшләп ятачак.

Ай саен валюта, акцияләр, башка финанс кораллары сатып алуны гадәткә кертегез, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100