Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар майны яндыра һәм мускулларны үстерергә ярдәм итә?

Белгечләр тренировка алдыннан банан, ә соңыннан йогурт ашарга киңәш итә.

news_top_970_100
Нинди ризыклар майны яндыра һәм мускулларны үстерергә ярдәм итә?
pixabay.com

Интенсив тренировкалар вакытында майларны тиз яндыру һәм мускуллар үстерү өчен йомырка, банан, авокадо ашарга кирәк. Бу хакта La Vanguardia басмасына сылтама белән lenta.ru сайты яза.

Белгечләр әйтүенчә, йомырка составындагы аксым һәм лейцин матдәсе файдалы, алар мускулларга тизрәк үсәргә ярдәм итә. Шулай ук бу матдә тавык итендә дә бар. Диетологлар фикеренчә, ул кызыл иткә менә дигән алмаш була ала. Вегетарианецлар тавык ите урынына тофу куллана ала, аның составында да аксым бар. Моннан тыш, тофу бик яхшы иртәнге аш һәм спортчыларга җиңелчә генә капкалап алу өчен дә әйбәт.

Диетологлар әйтүенчә, бананда углеводлар бар, шул сәбәпле алар бик яхшы туендыра, шул ук вакытта көн дәвамында азрак ашарга ярдәм итә. Тренировкалар алдыннан банан, ә соңыннан йогурт ашарга киңәш итәләр. Шулай ук тренировкалар вакытында авокадо һәм кузаклылар да ашарга кирәк. Бу ризыкларда туендырылган майлар, аксым һәм углеводлар бар. Шуңа күрә алар файдалы булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100