Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2020 елда Россиядә ЖКХ бәяләре күпмегә артачак?

Төбәкләрдә тарифлар ел саен инфляция аркасында үсә.

news_top_970_100
2020 елда Россиядә ЖКХ бәяләре күпмегә артачак?
pixabay.com

2020 елның 1 июленнән Россиядә коммуналь хезмәтләргә бәя уртача 4 процентка артачак. Алга таба тарифлар индексациясе елга бер тапкыр булачак. Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәткә (ФАС) сылтама белән «Известия» яза.

Төбәкләрдә тарифлар ел саен инфляция аркасында үсә. Шул сәбәпле Министрлар Кабинеты тариф чиген билгели һәм төбәкләр аны арттыра алмый. 2020 елда ул якынча 4 процент булачак.

2019 елда ЖКХ бәясенә ике тапкыр индексация ясалды. Чөнки НДСның 2 процентка артуы исәпкә алынды, алга таба бу кулланылмаячак.

Россиядәге һәр субъектның үз индексы булачак. Иң югары планка Чечняда билгеләнгән — 6,5 процент. Иң түбән индекс Ненец автоном округында — 2,4 процент. Мәскәүдә — 5, Санкт-Петербургта — 3,8 процент.

«ЖКХ Контроль» илкүләм үзәге директоры Светлана Разворотнева сүзләренчә, индекслар аермасы төбәкләрнең ихтыяҗларына бәйле, мәсәлән коммуналь инфраструктура ремонтына.

Әмма экспертлар фикеренчә, тарифларны арттыру хисабына һәрвакытта та мондый мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Коммуналь хезмәтләргә бәя арттыруның никадәр кирәк булуын билгеләүне төбәкләргә тапшыру иң яхшы ысул дип саный белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100