Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-атларда күкрәк бизе яман шеше билгеләре

Күкрәк бизе яман шеше хатын-кызлардан сирәгрәк очраса да, ир-атлар да үзләренең күкрәк бизләрен тикшереп торырга тиеш.

news_top_970_100
Ир-атларда күкрәк бизе яман шеше билгеләре
https://pixabay.com/

Ир-атларда да күкрәк бизе яман шеше булырга мөмкин. Бу турыда «Мәскәү» агентлыгына Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының Маммология үзәге филиалы белгече Нэлли Федянина сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, ир-атларда күкрәк бизендәге шешнең симптомнары хатын-кызларныкы кебек үк. Тыгыз төенле шешләр булганда, тире калынайганда, ими очы тартылганда, аннан канлы сыеклык бүленеп чыкканда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Күкрәк бизе яман шеше булуда шикләнгән очракта пациентларны тикшерү алгоритмына клиник тикшеренү һәм нурлы диагностика ысуллары кулланыла», — дип сөйли табиб.

Аның сүзләренчә, туганнары арасында күкрәк бизе яман шеше белән авыручылар булган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар куркыныч төркеменә керә. Шулай ук BRCA 1,2 геннарында мутация булган, нурланыш терапиясе узган кешеләрдә дә күкрәк бизе яман шеше булырга мөмкин.

Күкрәк бизе яман шешен профилактикалау өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә, гәүдә массасын контрольдә тотарга, алкоголь кулланмаска, эчке органнардагы авыруларны дәвалап торырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100