Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тоз ябыгу яки симерүгә йогынты ясыймы?

Тоз куллану һич тә зыянлы түгел, хәтта файдалы да, чөнки артык авырлыкны киметә дигән мәгълүматлар да бар.

news_top_970_100
Тоз ябыгу яки симерүгә йогынты ясыймы?
pixabay.com

Америка галимнәре уздырган тикшеренү раслаганча, югары кан басымыннан интегүче кешеләргә тоз куллануны киметергә кирәк. Ләкин алар тоз ябыгырга ярдәм итә дигән фикерне дә кире какты. Бу хакта Hypertension журналына сылтама белән РИА Новости яза.

Тозлы ризык ашаганнан соң сусау барлыкка килә һәм шул сәбәпле су күп эчелә. Гадәттә кан басымнары югары булган кешеләргә тоз куллануны киметергә кирәк дип санала. Әмма тоз куллану һич тә зыянлы түгел, хәтта файдалы да, чөнки артык авырлыкны киметә дигән мәгълүматлар да бар.

Галимнәр ачыклаганча, кан басымнары югары булган кешеләр тозны аз кулланса, сусау, бәвелнең көнлек күләме кими, кан басымын төшә. Ләкин даими гәүдә авырлыгына, ягъни симерүгә яки ябыгуга тәэсир итми.

Шул рәвешле, бу тикшеренү тоз куллануны чикләүнең гипертонияне дәвалау өчен мөһим булуын раслады һәм ябыгу өчен тозның файдасы турындагы фикерне кире какты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100