Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял көнне озак йокларга ярыймы?

Атна буена йокламыйча йөреп, ял көннәрендә озак йоклау - начар гадәт.

news_top_970_100
Ял көнне озак йокларга ярыймы?
https://pixabay.com/

Ял көннәрендә озак йоклау атна буе йокламаганны тулыландыра дигән фикерне белгечләр кире какты. Смонологлар — йокы турында өйрәнүче галимнәр ял көнендә озак йокларга ярамый дип саный. Бу турыда «Вечерняя Москва» хәбәр итте.

Сеченов исемендәге Медицина академиясе табибы Михаил Полуэктов сүзләренчә, ял көне озак йоклау йөрәк белән проблемалар, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре китереп чыгаруы ихтимал. Кеше ял көннәрендә атна буена йоклаганнан артыграк йоклау дөрес түгел, дип саный ул.

Артык йоклау акыл сәләтен тоткарлый, горизонталь халәттә озак яту умыртка баганасына начар йогынты ясый. Организмда матдәләр алмашы бозылып, артык майлар туплана.

«Иртәнге биштә йокларга ятарга ияләштегезме? Алайса көн саен йокы вакытын бер сәгатькә арттырыгыз. Ритмны 23 сәгатькә күчерергә теләсәгез, атна дәвамында йокы вакытын арттыра барыгыз. Бу дәвамлы процесс, ләкин нәтиҗәле», — дип сөйләгән табиб.

Табиб фикеренчә, йоклар алдыннан физик йөкләнеш булмаска тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100