Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майонезның файдасы бармы?

Майонез составына үсемлек мае һәм Е витамины керә.

news_top_970_100
Майонезның файдасы бармы?
Pixabay.com

Майонезны чама белән куллану организмга файдалы да булырга мөмкин, диде медицина фәннәре кандидаты, терапевт, «Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренүләр үзәге» диетологы Екатерина Бурляева.

Эксперт сүзләренчә, майонез составына үсемлек мае һәм Е витамины керә, алар кандагы холестерин күләмен җайга сала һәм антиоксидант үзлеккә ия. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Шулай ук үсемлек майларында майларны эретә торган витаминнар да бар. Көнбагыш маенда Е витамины бар, ул организм, тиренең эластиклыгы, тырнакларның һәм чәчләрнең матурлыгын өчен мөһим. Моннан тыш, Е витамины бик көчле антиоксидант, ул организм күзәнәкләрен картаюдан саклый», - дип сөйләде диетолог.

Өстәвенә, табиб өйдә әзерләнгән майонезның кибетнекеннән шактый аермалы булуын кире какты. Аның фикеренчә кибет продуктында витаминнар күбрәк тә икән.

Әмма табиб майонезның төп ризык түгел, ә соус булуын да искәртте. Һәм аны артык күп кулланырга ярамый.

«Ул гомуми рационда дөрес кулланылырга тиеш. Майонез составында уксус булуын искә алсак, ул ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә киңәш ителми», — диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100