Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

WhatsAppта яшерен кодлы кушымталар куланучыларга нинди куркыныч яный?

Telegram мессенджерын уйлап табучы Павел Дуров WhatsApp аша җибәрелгән зарарлы программалар ярдәмендә кәрәзле телефоннардагы шәхси язышу кушымталарын җимерә алуларын хәбәр итте.

news_top_970_100
WhatsAppта яшерен кодлы  кушымталар куланучыларга нинди куркыныч яный?
pixabay.com

Telegram мессенджерын уйлап табучы Павел Дуров WhatsApp кушымталарын куллану сәбәпле китерә торган төрле янаулар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, дөньяда иң бай кеше булган Amazon хуҗасы Джефф Безосның телефонын WhatsApp аша җибәрелгән зарарлы файл ярдәмендә җимергәннәр.

Дуров билгеләп үткәнчә, смартфоннар алмаштырганда кулланучылар еш кына резерв күчермәләрен болытлы саклагычта калдыра, ә алар шифрланмый.

Шулай ук, яшерен язышу серен бозу өчен уйлап чыгарылган куркыныч чыганагы - бэкдорлар булырга мөмкин. Алар бу кушымталарны махсус эшләүчеләр һәм куркыныч тудыручылар, диелә хәбәрдә.

Павел Дуров әйтүенчә, мондый хәйләләргә әлеге зарарлы программаларны эшләүчеләр хокук саклау органнары басымы астында барырга да мөмкин. Аларны еш кына көтмәгәндә табылган шундый зараралы программалар астына качыралар. Шунысын әйтергә кирәк, узган ел WhatsAppта шундый 12 өзеклек табылган.

Шуның өстенә кәрәзле телефон белән кулланучыларга Дуров WhatsAppка килә торган яшерен кодлы кушымталарга яки чыганакларга ышанмаска һәм аларны ачмаска киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100