Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имбирь: ябыктыра, терелтә, көчне арттыра

Имбирь холестеринны киметә, акыл эшчәнлеген яхшырта, ябыгырга булыша.

news_top_970_100
Имбирь: ябыктыра, терелтә, көчне арттыра

Холестеринны киметә

Имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Аның составында гинерол бар. Ул диабеттан, артык авырлыктан, кан басымы күтәрелүеннән булыша.


Ябыгырга булыша

Имбирь ябыгырга да булыша. Шуңа күрә аны төрле салатларга, чәйгә салырга киңәш итәләр Диетологлар фикеренчә, имбирь матдәләр алмашынуын яхшырта. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.

Акыл эшчәнлеген яхшырта

Имбирь канны сыеклату үзлегенә ия. Шунлыктан ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.


Бактерияләргә каршы көрәшә

Имбирь — табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Шунлыктан күп кенә бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

С витамины чыганагы

Имбирь С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирьны рационда булдыру авырулардан профилактика да санала.

Имбирь - энергия чыганагы

Имбирь, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә: анда кофеин да юк.


Имбирь, әфлисун һәм корицалы чәй тәкъдим итәбез:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100