Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәчетнең без күреп өйрәнгән манарасы булмаячак». Түбән Камада яңа мәчет төзелә

Түбән Кама шәһәрендә яңача мәчет төзүгә керешкәннәр. Мәчетнең проекты үзенчәлекле. Манарасы да дүртпочмак формасында һәм мәчетнең үзендә түгел, ә янында торачак.

news_top_970_100
 «Мәчетнең без күреп өйрәнгән манарасы булмаячак». Түбән Камада яңа мәчет төзелә
https://vk.com/mechetakkaen

Үзе манаралы, үзе манарасыз мәчет

Түбән Камада өченче мәчетне төзү эшләрен башлап җибәргәннәр. Яңа мәчет яңача булачак: ул без күреп өйрәнгән мәчетләр формасында түгел. Мәчетнең проекты белән халыкны инде таныштырганнар.

Рәйхан Нәҗметдинов — «Ак каен» мәчете имамы. Әлегә мәчет үк дип әйтеп тә булмый, чөнки ул дин йорты вазифаларын дүрт бүлмәле фатир үти. Шәһәрнең 35 А микрорайонында төзелеп ятучы заманча мәчет исә шушы «Ак каен» фатир-мәчете урынына төзелә. Рәйхан Нәҗметдинов «берне түгел, өч мәчет төзесәк тә артык булмас иде ул», — ди.

— Әлеге дүрт бүлмәле фатир мәчет ролен үти инде безгә. Җомгаларда, бәйрәмнәрдә барысы да шунда җыела. Бары яңа бинага күчәбез генә була инде. Шәһәрдә өченче мәчет кирәк дип, икенчесе төзелә башлаганчы ук йөри идек. Икәү генә җитми. Гает көннәрендә мәчетләр тула. Хәзер җомгага да кеше күп йөри башлады. Берне түгел, тагын өчне төзесәк тә, артык булмас иде ул. Безнең Түбән Каманың үзендә ике генә мәчет бит. Ә бу 35 микрорайон тирәсендә мәчет юк иде. Күптән кирәк иде инде.

Яңа мәчетнең проектын кем төзеде?

Әлеге проектны безгә шәһәребезнең архитекторы тәкъдим итте. Төп максат — гади булсын. Баскычлар, тагын әллә ниләр, халыкка барьер булырдай әйберләр булмасын дип ясалды әлеге проект.

«Манарасы булмый» дигән сүз ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

Манарасыз дип әйтеп булмый аны. Әйе, мәчетнең без күреп өйрәнгән манарасы булмаячак. Мәчет янында аның биек баганасы булачак. Өстенә ай да куелачак. Безнең халык түгәрәк манарага күнеккән шул. Ә бу мәчет манарасының формасы дүртпочмак булачак. Манарасыз дип әйтеп булмый инде аны, үзенчәлекле манара була инде.

Бинаның нинди булачагы турында сөйләп китегез әле.

Мәчет бинасы ике катлы булачак. Формасы — шакмак. Гомуми мәйданы 30 метрга 30 метр. Төсе саргылтрак, ком төсендәрәк булачак. Мәчетнең эчендә кечкенә намазлыклар формасындагы җәймә җәеләчәк. Шулай ук мәчеткә кеше сыймый икән, тышкы якта да намаз уку өчен аерым мәйдан җиһазландырылачак.

Эчендә ир-атлар өчен 430 кешелек намаз бүлмәсе булачак. Икенче катта, балкон кебек җирдә хатын-кызлар өчен урын. Аннан тыш, ашханә, балалар бүлмәсе, уку-укыту бүлмәләре, конференц зал да булачак.

Мәчетне шулай заманча итүне мөфтият хупладымы?

Әйе, мөфтият белән безнең килешенгән. Мөфти хәзрәтләре бу проектны хуплады, риза булды. Шул ук мәчет бит инде ул, заманча дип. Бары архитектурасы гына башкачарак, тышкы яктан аз гына аерылып тора. Ә болай шул ук Аллаһ йорты, шул ук мәчет.

Исеме ничек булачак?

Мәчет вазифаларын үтәп торучы фатирның — безнең мәхәлләнең исеме әлегә «Ак каен». Үзгәрер микән, белмим. Ул исем кәгазьдә инде теркәлгән.

Төзү эшләре кайчан бетәр дип көтелә?

Өч ел эчендә төзеп бетерергә планнаштырабыз. Объектның паспортында 2022 елның маена хәтле төзеп бетерергә дип язылган. Алла Боерса, шул вакытта кадәр төзү эшләрен бетерергә тырышырбыз.

— Кем иганәче? Дәүләт төзетәме?

Безнең мәчеткә болай да акча кергәне юк инде алай. Халык инде, иганәчеләр. Кемдер акча белән булыша, кемдер техника, кемдер төзелеш материаллары белән, кемдер ташлама ясый.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Мәчетләрне алтын-көмешкә күмү кирәкми»

Мәчетләр матур булырга, әллә инде тыйнак булырга тиешме? Бәдрәф мәчет эчендә булса, нәрсә була? Манарасыз гына мәчет була аламы? Әлеге сорауларны Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга бирдек.

Йосыф хәзрәт, мәчетнең матурлыгы, проектының үзенчәлекле булуы анда кылган догага берәр ничек йогынты ясыймы?

Пәйгәмбәребез заманында төзелгән мәчетләр кояштан һәм җилдән саклый ала торган корылмалар булганнар. Ягъни, мәчет — ул гыйбадәт кылыр өчен ябык җир генә. Ә хәзер заманалар үзгәрә. Мәчетләр дә төрлечә итеп төзелә. Иң мөһиме: мәчет кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш. Хәзерге мәчетләр гыйбадәт кылу урыны гына түгел бит. Мәчетләрдә уңайлы, чиста тәһарәт алу урыны да, уку-укыту бүлмәләре дә була. Алар кыш көне җылытылган, ә җәй көне кондиционерлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. Вентиляция мәсьәләсе бик мөһим. Мәсәлән, гает көннәрендә кеше күпләп җыела. Җәен кондиционер булмаса, вентиляция эшләмәсә һава бетә, кешеләр тиргә чумалар. Бу да күңелле эш түгел.

Түбән Камада имам булып эшләгәндә, миңа мәчеткә йөрүче эшкуарлар: «Хәзрәт, әйдәгез мәчеткә кондиционер урнаштырыйк», — дип килеп әйттеләр, акча җыйдылар. Кышын җылы булсын өчен идәннәрне дә шулай җылыттык.

Русча әйткәндә, «роскошный» мәчет белән тыйнак мәчетнең аермасы бармы соң?

Мәчетләр — Аллаһ йорты. Мәчетләрне алтын-көмешкә күмү кирәкмәс, әмма кеше өчен уңайлы итеп төзергә кирәк. Аннан соң авылда берсеннән берсе хәлле, матур йортлар торганда Аллаһ йортының мескен, кимсетелгән хәлдә булуы күңелле түгел.

Ә мәчет эчендә бәдрәф булырга тиешме?

Мөмкинлеккә карап. Әгәр мөмкинлек бар икән, бәдрәфне мәчет эчендә түгел, ишегалдында янкорылма итеп ясап кую хәерлерәк. Мәчет — изге урын. Шуңа күрә бәдрәфләрне тышта ясау уңышлырак булыр иде. Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрендәге ике иң зур, иң изге гыйбадәт йортлары урнашкан. Аларда тәһарәтханәләр ишегалдында, җир астында ясалган.

Әгәр дә мөмкинлек булмый икән, мәчет эчендә ясарга туры килә. Зур шәһәрләрдә мәчетләрнең җирләре кечкенә, мәчет янына тагын бер корылма кору өчен урын да җитми. Бу Европада да, хәзер Казанда да проблема булып тора.

Тәһарәтханәләрне кайда гына урнаштырсак та, аларны уңайлы һәм җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Руслар: «Театр начинается с вешалки», диләр. Мәчет тәһарәтханәдән башлана.

Түбән Камада төзеләсе мәчет яңача була, манарасы кырында торачак ди, үзе дүртпочмак формасында. Моңа ничек карыйсыз?

Манараның читтә урнашуыннан һич зыян күрмим. Үзбәкстанда манаралар гел мәчет янында аерым торалар. Безнең халык манараның мәчет уртасыннан чыгуына өйрәнгән, аларга бу сәер булып тоелды. Тик заманалар үзгәрә. Киләчәктә бабайлар да башка фикерле булачак.

Әлеге мәчетнең архитекторлары минимализм стилен тәкъдим итә. Алар бу өлкәдә урамнан кергән очраклы кешеләр түгел — Мәскәү архитекторлары.

Күпчелек мәчетләрдә зур-зур баскычлар, купшы ишек кырыйлары, әллә нинди бормалы-бормалы керү җирләре. Ә бу мәчеттә андый бернәрсә дә булмаячак. Барысы да гади. Ул купшы ишек кырыйлары ясар өчен бик күп акчалар кирәк. Бу төзеләчәк мәчет ул акчаларны ишек кырыйлары өчен тотмаячак. Европадан сыйфатлы, ныклы ташлар кайтарылачак. Мәчет бик күп еллар торырлык итеп төзеләчәк.

Формасына килгәндә, Күвәйттәме, каядыр туп формасындагы мәчет бар. Рамзан Кадыровның мәчетләре бик тә үзенчәлекле бит.

Мәчеттә манара мәҗбүриме?

Дини күзлектән, гыйбадәт кылу ягыннан мәҗбүри түгел. Тик безгә манара кирәк нәрсә. Чөнки элек-электән бабайларыбыз манарага менеп әйткән азанны. Манара — ул исламның бер билгесе, шигаредер. Манараны күреп ерактан мәчетне эзлибез. Бу мөселман авылы икән дип шатланабыз. Әлбәттә мәчетләрне манара белән төзергә генә киңәш итәр идем.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100