Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Качману — ул изге бәйрәм, ярымшәрә төшкән фотолар көне түгел»

Чиркәү телендә әйтсәк, Ходайның чумылу көне — Крещение Господне бәйрәменең үз тарихы бар. Керәшеннәрдә Качману көне бераз башкачарак уза. Изге суга керүнең күңел сафлыгы өчен булуына ышаналар. Элек бу көнне күбрәк ир-атлар җазыкларын юган.

news_top_970_100
 «Качману — ул изге бәйрәм, ярымшәрә төшкән фотолар көне түгел»
Сергей Димитриевның шәхси архивыннан

19 гыйнвар — Качману бәйрәме: Ходайның чумылу көне (Крещение Господне). Православие динен тотучылар бу көнне аруландырылган изге суга керә. Көмеш кач белән аруландылган суның сихәтен фән дә раслый, ди дин тотучылар.

Борынгы ышанулар Чумылдыручы Иоанннның, Алла кушуы буенча, Иордан елгасы буенда яшәгән халыкны Иисус Христосны каршы алырга әзерли башлавы турында сөйли. Моның өчен аларга җазыкларыннан арынырга, чистарынырга кирәк була. Изге китапларда «Тәүбә итегез, инде күк патшалыгы якынлашты. Бөек Коткаручыны тәүбәгә килеп, чумылып, каршыларга әзерләнегез!» (Евг) дигән юллар язылган. 19 гыйнвар көнне Иордан елгасы өстендә күк капусы ачыла һәм аннан Иисус Христос елга суына кач билгесе сала, үзе дә суда чумылып чыга. Кешеләр мондый суның изге булуына ышана башлый.

«Качману Нардуган атнасын тәмамлый»

Людмила Белоусова, Яков Емельянов исемендәге культура үзәге директоры:

Керәшеннәрдә Яңа ел бәйрәмнәре, Нардуган чабу, йөзек салып багулар Качману бәйрәме белән төгәлләнә. Керәшеннәрнең мәҗүсилек заманыннан калган Нардуган атнасы бар. Бу атнада кешеләр, танымаслык итеп, җәнлекләр рәвешендә киенеп, өй хуҗаларын Яңа ел белән котлап йөри. Бу күренешне священниклар гомер-гомергә шайтан туе дип йөрткәннәр, җазык дип санаганнар. Качману көнне Нардуганда йөргән ир-атлар бәкегә чумып, үзләренең гөнаһларыннан арыналар дип тә ышанганнар. Керәшеннәрдә Качману көнне бәкегә чумып чыксаң, тән сихәте дә аласың, җазыкларыңнан да арынасың, ел буе авырмыйсың дигән ышану яши.

Качману көнне краннан да ару су ага дигән ышану бар. Ул суны ел буе сакларга була. Ару суны стаканга бер кашык кына салсаң да, савыттагы су изгеләнә, дигәннәр. Дин тотучылар галимнәрнең шундый тикшеренүләре бар дип ышана: гади су белән Крещение көнне аруландырган суның молекуляр составы да аерыла, диләр.

Соңгы ун елда күп кенә керәшен авылларында чишмәләрне чистартып, коену урыннары ясый башладылар. Мәсәлән, Мамадышта, Зәйдә, Кукмара районы Чура авылында, Мамадыш районының Җөри авылында, Түбән Кама районының Келәтле авылында, Сарман районының Ләке авылында махсус Крещение көне өчен купельләр куелды. Керәшеннәр өчен чишмә — изге, табына торган урын. Бик күп авылларның чәчәүникләре (кешеләр килеп адарына, теләкләр әйтә, Ходайдан иминлек сорый торган изге урын) нәкъ менә чишмә — су янында.

Соңгы елларда керәшен яшьләре бик актив төстә Качману көнен бәйрәм итә. «Бәрәкәт» оешмасы ел да бәкегә баруны оештыра. Яшьләр җыйнаулашып электричка белән Казан янындагы сулыкларга йөри.

«Коенып чыккач, күзләр ачыла»

Артур Поляков, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе:

Качману суының сихәтенә ышанам. Инде ун ел тирәсе Качману көнне бәкедә коенабыз. Баштарак тормыш иптәшем Алсу белән бергә 4 ел тирәсе бергә йөрдек. Хәзер дуслар белән җыелышабыз.

Качману көнне салкын суга керүне минем тәнем елы буе көтә кебек. Яңа туган шикелле булып китәсең, уйлар яңара, тән сафлана, күзләр ачыла, хыяллар уяна. Качмануда су коену минем өчен мода да, ритуал да түгел, ә җан соравы.

Һәр елны дуслар белән җыелышып су керәбез дә, дустыбыз Илнурларга барып бәлеш белән сыйланабыз. Бу безнең әллә ничә еллар буе үзгәрми торган гадәт. Илнур үзе дә бу көнне су коена. 

«Камырдан күпме мал-туар ясасаң, алар хуҗалыкта шул хәтле булачак»

Юлия Губина, керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире:

Керәшеннәрдә Качману бәйрәменә кагылышлы ышанулар бик күп. Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дигән ышану бар. Качмануга каршы көнне, кояш баеганчы, йорттагы өлкән кеше иман әйтеп, елларның тыныч, имин килүен теләп, барлык ишек-капкаларга кач сызып чыга. Болай эшләгәндә йортка ишектән начар көчләр керә алмый дип ышанганнар.

Шушы ук көнне төче камырдан кач, сыер, кәҗә, сарык, дуңгыз, кош-корт рәвешендәге фигуралар ясап бәйрәм ризыгы пешергәннәр. Аларны күпме ясасаң, хуҗалыкта шул хәтле мал-туар булыр дигән ышану яши. Ул фигураларны ясаган вакытта өйгә, илгә тынычлык, иминлек, кешеләргә һәм мал-туарга исәнлек телиләр. Бу йола хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен үтәлә.

Качману төнендә кар күп яуса, икмәк уңышына, елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дигән юраулар бар.

Мин үзем Качману көнне бөтен кеше су керергә тиеш дигән фикердә түгел. Бу көннең мәгънәсен дөрес аңларга кирәк: Качману ул ярымшәрә төшкән фотоларны социаль челтәрләрдә чыгару көне түгел. Ул изге бәйрәм, кешенең тууы, чумылуы белән бәйле көн. Ә болар барысы да таинстово — җәшерекләр. Коенасың икән — үзең өчен, җаның өчен дип кабул ителгән. Эчке халәтне чистарта, уйларны тәртипкә китерә торган көн ул Качману.

 «Качману суын авырганда эчсәң, терелеп китәсең»

Василий Иванов, блогер:

Качману көнне 15 ел тирәсе су керәм. Салкын судан соң тән кызыша, үзенә күрә бер төрле рәхәтлек бирә. 

Бу көнне Кукмара районының Чура авылында бик зурлап бәйрәм итәбез. Чишмәдә купель ясадык. Качману көнне безнең купельгә район башлыгы Сергей Димитриев та килә.

Бөтен авыл халкы шушында җыела, коймаклар пешерәбез, концерт була, су керәбез. Бөтен кеше ул көнне аруландырылган суны башта тәре алдына куя, зуррак савытлардагысын елы буе ашарга әзерләгәндә, авырып киткәндә куллана. Нинди савытка куйсаң да, ул су бозылмый. Авырганда тәре алдыннан шул суны алып эчсәң, терелеп киткән кебек буласың. 

«Сихәте барлыгына ышанам»

Олеся Дмитриева, журналист:

Качману суының сихәте барлыгына ышанам. Бу изге суны хуҗалыкта да ниндидер көчкә ия дип саныйбыз. Казлар утыра башлаганда, көтү чыкканда малларны шушы су белән бөркиләр.

Мин үзем инде 10 елдан артык салкын суда даими коенам. Мондый чыныгуның сәламәтлек өчен уңай булуына шикләнмим. Салкын тию авырулары белән бик сирәк авырыйм дип әйтә алам. Шунысын да онытмаска кирәк, үз организмыңны ишетә белергә кирәк. Качману көнне салкын суга керә алмаган кешеләргә организмга каршы бару дөрес түгел дип саныйм.

Мин Балык бистәсе Казаклар Чаллысы авылыннан. Бездә Качману көнне иртән әбиләр чиркәүдә келәү итә. Аннары батюшка белән су буенда суны аруландыралар, теләгән кеше суга керә. Элек әлеге урында мунча бар иде, ул инде искерде. Хәзерге вакытта әлегә купелебез юк.

«Мин Ходайга ышанам дип әйтү генә җитми»

Владимир Иванов, Балтач районы Чепья авылы чиркәве настоятеле:

Иисус Христосның чумылдырылуын Православие чиркәве зурлап бәйрәм итә. Халык теленә ул Качману дип кереп калган, кач манган көн мәгънәсендә. Ә бәйрәмнең исеме — Крещение Господне — Ходайның чумылу көне.

Бәйрәмне «Богоявление — Алланың күренүе» дип тә йөртәләр. Иисусны чумылдырганда Алла Үзен кешеләргә Святый Өчле итеп күрсәткән: Күктән Алла Ата булып аваз биргән, Алла Улы чумылдырылган, ә Святый Тын күгәрчен булып иңгән. Чумылдырылган чакта кешеләр Иисус Христосның кеше генә булып түгел, ә Ходай булып килүен күргәннәр.

Иордан елгасында Иисус Христос чумылдырылып, суны аруландырган хөрмәткә, ел саен бу бәйрәм көнендә сулыклар аруландырыла. Сулыкларны тәре йөртеп (Крестный ход на Иордан) аруландыралар.

Аруландырылган су Ходайга ышанган кешегә генә булыша. Ышану ничек күренә? Мин Ходайга ышанам дип кенә әйтү генә җитми. Атна саен чиркәүгә йөргән, иртүк тә, йоклар алдыннан да иман укыган, кач манган суны, чиркәү биргән икмәкне кабып куеп, оторыдан-отыры өлеш алып, җазыклардан сакланырга тырышып, Ходай законнарын өйрәнеп яшәгән кешеләр ышанучы була. Кач манган су да Аллага ышанган кешегә генә булыша, төзәлер өчен янына килгән кешеләрдән Иисус Христос: «Ышанасыңмы?» дип сорап торган.

«Бөтен кешегә дә файдалы түгел»

Анастасия Яковлева, табиб-терапевт:

Организмны суык су белән чыныктыру файдалы. Статистика буенча да, сәламәтлеген шулай кайгырткан кешеләр салкын тиюдән сирәк зарлана, вируслы авырулар белән чагыштырмача азрак авырый дияр идем. Салкын су иммунитетны күтәрә, тән экстремаль шартларга ияләшсен өчен адреналин арта. 

Әмма Качману көнне су керүгә алдан дөрес әзерләнергә кирәк. Шулай эшләгәндә генә зыяны юк, хәтта файдалы да. Физиологик кына түгел, күңел ягыннан да чистарыну итеп кабул итәргә була.

Качману көнне ковид белән авырган кешеләргә суга керергә ярамый, чөнки чир чигенсә дә, аннан соң да тернәкләнү вакыты узарга тиеш. Шулай ук ковидтан вакцинаның беренче компонентын алып, икенчесен ясату вакыты җитүен көтүчеләргә дә быел сакланырга киңәш итәр идем, чөнки бозлы су иммунитетка кисәк кенә йогынты ясый. Бала көтүче хатыннар, эпилепсия белән авыручылар, шул исәптән, үзәк нерв системасы авырулары, ялкынсыну процесслары булган кешеләргә дә кисәк кенә салкын суга керү куркыныч. Шулай ук операциядән соң болай чыныгырга ярамый. Йөрәк-кан тамыры авруларыннан, кан басымыннын интегүчеләр, күрү, сулыш органнары, эндокрин системада һәм сидек юлы, җенси органнарда чире булган кешеләргә бозлы суга керүдән тыелып тору яхшырак.

Качману көнне коткаручылар, табиблар булган урыннарны сайларга, алкоголь кулланмаска кирәк. Шулай ук суга керер алдыннан кан басымын тикшерегә киңәш ителә. Сәгать ярым-ике сәгать алдан тамак туйганчы ашап килергә кирәк.

Суга керер алдыннан тән тиресен ышкып кыздырып алырга, суда бер минуттан артык тормаска кирәк. Шулай ук бәкегә баш белән чуму да тыела. Судан чыккач җылы урынга кереп кайнар чәй эчәргә киңәш ителә.

Шул ук вакытта, чыныгуның мондый экстремаль төре һәркемгә дә файдалы булмавын исегездән чыгармагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100