Корбан гаете: 16 меңлек сарыклар һәм нисабы булмаса да корбан чалдыручылар турында | intertat.tatar

Корбан гаете: 16 меңлек сарыклар һәм нисабы булмаса да корбан чалдыручылар турында

2021 елның 20 июле көнне барлык мөселман төбәкләрендә Корбан Гаете яңгырады, корбан маллары чалынды. Ак сарык чалдырыргамы, каранымы? Корбан сарыклары ничә сум? Хәзрәтнең дога кылуы мәҗбүриме? «Интертат» «Казан Нуры» мәчетендә оештырылган корбан чалуда булып кайтты.

Казанда корбан чалу өчен уналты участок билгеләнгән. Шуларның берсе — Фатих Әмирхан урамында урнашкан «Казан Нуры» мәчете. Иртәнге бишенче яртыдан бирле биредә халык тынып тормый.

Уналты загонда төрле үлчәүдәге, төрле төстәге, төрле токымлы сарык-тәкәләр кертеп ябылган. Теләгән кеше килеп, сайлап сатып ала. Кемгәдер карасы, кемгәдер агы ошый. Сатып алгач, чала торган махсус җиргә алып барып чалдырталар. Аннары эшкәртә торган махсус урынга алып китәләр. Тиресләрен тунап, эшкәрткәч, итне бүлгәләп бирә торган урынга алып барасы. Барысын да җиренә җиткереп эшләгәч, корбан итенең язмышын хәл итәләр.

Кемдер итне үзенә ала, кемдер мохтаҗларга калдырып китә. Мохтаҗларга өләшәсе дигән итне махсус җыеп, кисәкләргә турап, урнаштырып та баралар. Итне суыткычларда туңдырып, ел әйләнәсендә мохтаҗларга өләшеп баралар икән. Теләгән кеше корбан итен шунда илтеп бирә ала.

Сарыкны суе, эшкәртү — 850 сум. Шулай ук дога кылган өчен хәзрәтләргә дә сәдака бирәләр. Итне турап биргән өчен аерым түләш.

Малның бәясенә килгәндә, быел корбан сарыклары тугыз меңнән уналты меңгә кадәр тора. Сайлап алганда сатучылары бәясен әйтеп, төртеп күрсәтеп сата. Сарыкларның күбесе Татарстан районнарыннан китерелгән. «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, маллар барысы да ветеринар күзәтүләрен үтеп кергәннәр.

Ләйсән Мөхлисова гаиләсе белән корбан сарыкларын сатарга дип Лаеш районыннан килгән.

— Илле сарык алып килдек. Быел тынычрак. Безнең үз клиентларыбыз бар. Нигездә шулар ала. Кичә язып, бүген килеп алдылар. Узган ел да шулай иллене алып килгән идек. Былтыр әле җитми дә калган иде, быел нәрсә булыр. Быел башкалар да күп алып килгән, — дип сөйләде ул.

Гадәттә, сатучылар сөйләшеп торырга теләми. Сарык күзләп йөрүче клиентлардан да баш тартасылары килмидер, билгеле. Шулай да эшкуарларның Мамадыш, Биектау, Лаеш якларыннан килгәннәрен белдек. Корбан сарыклары — «экологически чистый продукт» диделәр алар безгә. Болын үләне ашап, саф һавасын сулап, чиста суын эчеп үскән сарык-тәкәләр, ягъни.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «36 меңе булмаса да, чалдыралар инде»

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисов безгә корбан чалу ничек оештырылганлыгы турында тәфсилләп сөйләде. Быел үзеңә килеп суярга ярамый икән. Барысына да шул пандемия гаепле.

— Башка елларны үзләре дә килеп суя алалар иде. Быел андый мөмкинлек юк. Пандемия сәбәпле, без сую, эшкәртү урыннарын бераз азайттык. Туксан дүрт урын була иде башка елларны. Андый вакытта урын кала иде. Бу елны бөтен урыннарны да махсус кешеләр алып бетерделәр. Әгәр дә бик теләсә, эшкәртүче белән сөйләшә ала. Ягъни, үзе суя, ә эшкәртүче аңа эшкәртеп бирә.

Быел илле эшкәртү урыны ясадык. Утыз сую урыны. Суючы, тунаучылар белән килешү төзедек. Маллар белән уналты загон, унике машина тора. Теләгән кеше килеп, үзенә ошаганны сайлап ала ала. Тәкә кирәкме аңа, теше (ана җенестәге) сарыкмы, акмы, карамы — барысы да бар. Чалып бирәләр, эшкәртеп бирәләр, турап бирәләр, — дип сөйләде ул.

Чыннан да мәчет территориясендә корбан чалу өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Сарыкны чалу белән урынын су белән сиптереп юып куялар. Суючы, эшкәртүчеләр кулларын икенче җирдә барып юа. Сарыкны этеп йөри торган арбаларга салып та, күтәреп тә йөртәләр — анысы кем ничек булдыра ала инде. Тиреләрне бер җиргә, эчәкләрен икенче җиргә җыеп баралар.

Турап торучыларның менә эшләре бик куркыныч. Бер сарыкны берничә секунд эчендә тураклап бирәләр бирүен, тик аны тураклый торган аппаратлары гына бик үткенгә охшаган. Шалт-шолт итеп тураклап, пакетларга тутырып торалар.

Корбан чалдыручылар хәзрәтләргә чират та тора. Нәкъ менә хәзрәттән кылдыртасылары килә доганы. Бер яшь кенә хәзрәт унга ярылырдай булып йөрде, мәсәлән. 

— Хәзрәтнең укып торуы кирәкми дә инде анда. Кеше үзе укып, үзе сорарга тиеш. Кеше ничектер: «Хәзрәт укыса гына кабул була», — дип ияләшкән. Ул алай түгел. Үзенең махсус догаларын да язып куйдык. Алар үзләре дә укый ала. Ләкин безнең монда укып торучы хәзрәтләребез дә бар, — диде бу хакта Алмаз хәзрәт.

Алмаз хәзрәт Мөхлисовтан шулай ук кемнәр корбан чалдыра ала дигән сорауга да җавап белештек. 36 мең буш акчасы булган кеше генә килә аламы инде мондый җиргә?

— Төрле кеше бар бит инде. Корбан чалдыру тиеш, әгәр дәкешенең утыз алты меңнән башлап акчасы булса. Әгәр дә аның чаклы акчасы юк икән, ул кешегә тиеш түгел. Ә кайбер кешеләрнең бик суйдырасы, суясы килә, ул чакта суйдыралар инде, андыйлар да бар. Ул итен теләсә тарата да ала, бөтен итен үзенә дә калдыра ала, — диде ул бу хакта. 

«Кайнанам исеменә чалдырам»

Иртә таңнан җыела башлаган халык арасында тугызлар тирәсендә югалып була иде. Барысы да сарык сайлый, барысы да хәзрәткә чират тора, аннары карап торып эшкәртә, турата. Борчылып, ничек булыр икән дип пошамаганга төшеп торучылар да бар. Ни дисәк тә, изге гамәл, савабы булмый калмас.

Сәгъдә апа корбанны егерме ел элек вафат булган кайнанасы исеменә чалдырган. «Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, тик намаз вакытында тавышын ишеттем», - ди ул.

Кайнанамның үлгәненә егерме ел вакыт үткән булган инде. Менә аңа корбан чалмаганбыз. Шулай эш белән вакыт үтеп тә киткән. Намаз укыганда миңа тавыш килә: «Корбан чалмадыгыз». Куркып киттем. Бу хәл ике мәртәбә кабатланды. Аны кешегә әйтсәң дә кеше ышана торган түгел.

Шуннан соң иремнән: «Әнигә корбан чалындымы?» — дип сорадым. «Юк», — ди. Менә шуннан уйладык та, килдек инде. Быел кайнанама булды, икенче елга Иншә Аллаһ, әнигә чалырбыз. Әнигә чалган бар иде инде.

Үзебезнең дә элек-элек кенә бер чалган бар иде. Ул вакытта көннәр бик салкын иде. Хәзер көннәр дә бик матур. Рәхәтләнеп басып торып була, туңудан да куркасы юк. Карап торабыз, Аллага шөкер, кеше дә бик күп, — диде ул.

Шулчак Сәгъдә апа янына килеп, нинди сарык алыйк икән дип, киңәшләшә башладылар.

— Бер яшьтән дә зуррак булсын инде ул. Бер яшь тә бер ай диделәр, күңел ятмады. Шул яшь ярым, ике яшьлек булсын дидем мин. Бер яшь тә бер айлык бик кечкенә. Коръәндә дә андыйны ярамый ди язылган бит, — дип, Сәгъдә апа башка апаларга бәрән дә сайлашты.

Ак сарык әйбәтме, карасымы?

Әле сарыкны сайлаганда яшенә генә түгел, төсенә дә карыйлар бит. «Улым, сайлабрак ал инде, карарак булсын. Карарагы кирәк безгә», — дип сайлана шунда бер апа. «Нигә кара кирәк?» — дим. «Караны суярга кушалар бит», — ди.

Ә Сәгъдә апа махсус акны сайлап алган. «Бәләкәй чакта безнең гел ак сарыклар иде, ак төс якынрак», — диде ул бу хакта.  

— Безгә ак сарык якынрак. Кечкенә вакытта да ак сарыклар булды безнең гел. Бер сыерыбыз кызыл төстә булды. Төне буе чабышып чыкты. Шунда әни: «Абзар хуҗасы белән дуслаша алмады», — диде. Сыерны саттык. Безнең гел ак төс иде, бер дә кара төс булганы булмады. Шуңа күрә сеңлемә дә: «Әйдә, акны алыйк», — дидем. Ак күңелгә ята. Төрлеләрне күрсәтеп караганнар иде, барыбер акны аласы килде. Үскәндә безнең янда гел ак сарыклар булды, шуңа күрәдер дә бәлки акны яраттык. Кемнең ничектер инде ул.

Әле һаман да исемдә: Хрущев заманында сарыкларга салым сала башладылар. Бер гаиләдә берничә генә сарык булырга тиеш. Ап-ак сарык бәтиләрен белән базда кочаклап утырганым әле һаман да хәтердә. Ап-ак иде алар, — дип сөйләде Сәгъдә апа.

Сәгъдә апа корбан чалдырырга ире һәм сеңлесе белән килгән иде. Ире сарыкны эшкәрткәнне карап тора. «Бер өлешен монда калдырабыз, икенчесен мохтаҗларга таратабыз, өченче өлешен туганнар үзара бүлешәчәкбез», — диделәр алар.

Мин әйтәм: «Сәгъдә апа, 36 мең акчаң бармы соң? Шул чакта гына чалдырырга ярый дип әйтәләр бит», — дим. Сәгъдә апа бер дә алай уйламый икән.

— Минем пенсиям бөтенләй бик аз, сигез мең генә. Шул группалар белән генә җыела әзрәк. Ул акча күп булганда уйламаганбыз бит инде, әзер булмаганбыз. Хәзер картайгач, эшләргә булдык. Була ул, Аллаһы Тәгалә бирә аны, — диде ул.

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Дини бәйрәмебез булса да, мондый җиргә балалар белән килү бик үк яхшы фикер түгел, минемчә. Кечкенә генә малайларны дога кылырга алып килеп, сарыкны ничек итеп чалганнарын, каннарын агызып, арба белән этеп баруларын күрсәтү дә бик үк кирәк түгелдер,бәлки. Бер кечкенә малайның шушы күренештән соң акырып-акырып елавын, аннан бераз гына олырак абыйсының энекәшенең авызын каплавын, әтиләренең сарык артыннан чабуын күргәч килде бу уй.

Корбан гаетләре мөбарәк булсын, дин кардәшләребез! Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз барып ирешсен, сәламәтлек, бәхет-шатлыкка төренеп, бәрәкәтле тормышта тагын да күп Гает бәйрәмнәрен күрергә язсын! Табыннар түгәрәк, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!